Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлүсә Шаһбан Төмәндә, сазлык эчендә утырган татар авылларында йөри: «Һәр йортта мич...»

news_top_970_100
Гөлүсә Шаһбан Төмәндә, сазлык эчендә утырган татар авылларында йөри: «Һәр йортта мич...»
социаль челтәрләр

Гөлүсә һәм Закир Шаһбан Төмән өлкәсенең иң ерак, сазлык эчендәге авылларга гастрольләр белән чыгып киткәннәр. Татар җырларына, моңына сусаган милләттәшләребез аларны бик җылы каршы алган. Артистлар бу якларда яшәүчеләрнең тормыш-көнкүрешен исләре китеп карап йөри, үзләренә генә хас ризыкларын авыз итә, үзенчәлекле сөйләмен аңларга тырыша.

«Һәр йортта мич...
Төмән өлкәсе Вагай районында беренче концерт тәмам. Минем өчен иң кызыгы – сазлык артындагы тормыш. Урман эчләреннән, кышкы юллардан 190 чакрым ара үтеп, Усак авылына юл тоттык. Мине концертка киләсе кеше саны кызыксындырмады. Минем шушы авылны, андагы кешеләрне күрәсе килде.
Усак авылы – сазлык эчендәге авылларның иң ерагы. Температура «плюскә» китсә, юллар киселә. Бу җирлектә яшәүче халыкны озынлыгы 40, киңлеге 15 чакрым булган күлләр һәм урмандагы җиләк-җимеш туендыра, яшәтә…

Күл тирәли Бөек, Карт, Усак авыллары урнашкан. Җәй көне пассажир вертолеты коры җиргә оча (маршрутный). Күп кенә йортларда «болотоход»лар бар. Шуның белән сазлык өстеннән хәрәкәтләнәләр. Авылларда газ юк, өйләр электр һәм мич ярдәмендә җылытыла.
Бетеп барган урыс авыллары күзгә чалына, ә татар авыллары яши.
Халык кунакчыл һәм үз тормышларыннан бик канәгать. Аларның сөйләм теле үзенчәлекле, бер тыңлауда аңлап бетермәскә мөмкин. Миңа да Закир сәхнәдән ашыкмыйча, матур итеп сөйләргә кушты. Алар Казан телен, әдәби телне бик яратып тыңлыйлар. Клуб 120 урынлы, һәм тамашачы үз урындыклары белән кереп утырырга мәжбүр булды.
Иртәгә – Туккуз авылы», – дип яза җырчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100