Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлүсә Шаһбанның җан авазы: «Закир Татарстанның халык артисты исеменә лаек түгелмени?»

news_top_970_100
Гөлүсә Шаһбанның җан авазы: «Закир Татарстанның халык артисты исеменә лаек түгелмени?»
Рамил Гали

Шагыйрә, бик күп популяр җырлар авторы Гөлүсә Шаһбан ире җырчы Закир Шаһбанга ниндидер билгеле булмаган сәбәбләр аркасында Татарстанның халык артисты исемен бирмәүләре турында әйткән.

«Җан авазы!!! Закир Шаһбан Татарстанның халык артисты исеменә лаекмы?

Хөрмәтле дуслар, Закирга Татарстанның халык артисты исемен алу буенча документлар җыеп йөрдегез, исемне алдыгызмы, ничек тәмамланды бу эшегез, дип сорыйсыз. Юк! Утыз ел татар эстрадасында эшләгән, милләткә хезмәт иткән, һөнәри сәхнәдә үз урынын тапкан Закир бу исемгә лаек түгел, күрәсең. Безнең документлар Мәдәният министрлыгында китте, хупланды, ләкин Министрлар кабинетында безнең исемне сызып аттылар. Ник икәнен дә аңлатмадылар, бары документларны яңадан җыярга куштылар. Ләкин шулай кабат-кабат документлар җыеп, үзең сорап алган исемнең никадәр кадерле икәнен дә, аңа ничек итеп рәхмәт әйтергә икәнен дә аңлап бетерә алмыйм...

Мин 26 яшемдә Закир ШаҺбанга кияүгә чыктым. Безнең бергә гаилә булып яшәүгә быел 20 ел. 19 яшьлек кызыбыз бар. Әгәр мин аны үземә ир итеп сайлаганмын икән, без бер-беребезне якларга, сакларга тиештер дип саныйм. Хәзерге көндә без үзебезнең яраткан эшебез белән шөгыльләнәбез, иҗат итәбез. Утыз ел дәвамында Закир дәүләт җитәкчеләренең ярдәмен, хөрмәтен тоеп яшәде, эшләде. Ләкин очраклы кешеләр, Татарстаныбызның, татарларыбызның, милләтебезнең, президентыбызның исеменә тап төшермәсеннәр иде,» – дигән Гөлүсә ханым социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

«Гаҗәп шул, бик гаҗәп. Иң мөһиме - сез хәрәкәттә булыгыз, сез күптән инде халык мәхәббәтенә лаек шәхесләр», «Нәрсәгә кирәк ул исем, Алла ярдәменнән ташламасын!», «Үкенечле, әлбәттә. Шулай да иң мөһиме сәламәтлек булсын. Без барыбер сезне хөрмәт итәбез һәм яратабыз», «Бик лаек. Тавышы моңлы Закирның. Җырларын яратып тыңладык, әле дә яратып тыңлыйбыз. Гөлүсә, сез дә сабыр, хөрмәткә лаек чын татар хатыны. Көчле шагыйрә. Тормыш юлдашыгызны олылау, аның иҗатын югары бәяләү бик күркәм сыйфатлардан санала», – дип иҗади гаиләне хуплап язганнар шагыйрәнең виртуаль дуслары.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100