Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлүсә Шаһбан: «Нижгар якларында нигә җиләк җыймыйлар икән дисәм...»

news_top_970_100
Гөлүсә Шаһбан: «Нижгар якларында нигә җиләк җыймыйлар икән дисәм...»
https://vk.com/gilusa

Гөлүсә һәм Закир Шаһбаннар Нижгар якларына гастрольләргә баргач, рәхәтләнеп җиләк җыеп кайткан. Ләкин артистларны бер нәрсә аптырашта калдырган. 

Рәхәтләндек бүген Нижгар якларында җиләк җыеп. Бөтен җир җиләк, хәтта авыл тирәсендәге болынлыкларда да кеше аяк басмаган урыннар күп. Нигә бу җиләкне җыймыйлар икән дисәк, бу якларда шикәр комының килограммы 100 сум икән. Бер кибеттә 95 сум дигәч: «Ярый башка кибеттән алырбыз, бу белеп түгелдер», – дигән идек, башка кибеттә 100 сум булып чыкты. Анысы да 3 кило гына калган. Сезнең якларда шикәр комының бәясе ничек?» – дип сораган Гөлүсә дусларыннан. 

«Магнит»та шикәр комының бәясе 65 сум», «Килограмы 107гә кадәр күтәрелгән иде, Гөлүсә. Хәзер төшкән бераз, капчыгын 3300 гә алып була диделәр», «Төште,59 сумга алдык», «Бездә дә  65 сум», «Кичә Чаллыда 54 сум иде», «Яшел Үзән районы Норлат авылында «Магнит»та 65 сум иде. Башка кибетләрдә 84 сум тора», «3035 сумга алдык Арчадан капчыгын», – дигән җаваплар килгән.

«Варенье кайнатмый хәзер кеше. Рәхәтләнеп җыялар да, 5 литрын 800 дән алып 1500 саталар. Менә үзем дә заказ бирдем әле, җыярга рәтем юк. Блендер белән бутыйм да,  яшел төпләрендә алмыйча, әз генә шикәр комы белән бутап, катырып куям. Кыш көне алып рәхәтләнеп чәй эчәбез. Җиләк болынында йөргән сыман буласың», – дип тә язганнар. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100