Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлүсә Шаһбан: «Ни өчен җырчылар Яңа Чишмәне читләтеп үтә дип уйлый идем. Адәм мәсхәрәсе»

news_top_970_100
Гөлүсә Шаһбан: «Ни өчен җырчылар Яңа Чишмәне читләтеп үтә дип уйлый идем. Адәм мәсхәрәсе»
https://vk.com/gilusa

Шагыйрә, күп кенә популяр җырлар авторы Гөлүсә Шаһбан ире җырчы Закир Шаһбан белән бергә шушы көннәрдә туган ягы – Яңа Чишмәдә концерт куйганнар.

Концерт әйбәт кенә узган, тамашачы да җыелган. Ләкин Гөлүсә ханымның күңелендә төер калган. Шул хакта ул «ВКонтакте» сәхифәсендә болай дип язган:

– Мин үзем начар кеше түгел, ләкин принципиаль кеше...

Яңа Чишмә районында бик матур концерт программабыз булып узды. Аягүрә басып алкышлап каршы алды һәм озатып калды якташларым, авылдашларым. Мин аларга чиксез рәхмәтле.

Ләкин 1 ай элек клубка афиша-билетларны тапшырганнан соң, беркем белән дә элемтәгә керергә мөмкин булмады. Минем аңлавымча, җаваплылыкны үз өстенә алган Нәкыя дигән ханым минем дә, Закирның да телефонын алмады, ватсапка жавап бирмәде. Концерт буласы көнне кич 17:00 сәгатьтә көчкә элемтәгә кердек. Концертка тамашачы күп җыелды, ләкин концерт беткәч: «Билет сатучыны таба алмадык, акчаны кемгә түләргә», – дип, сәхнә артына тамашачылар керде. Адәм мәсхәрәсе. Ә менә концерттан соң шушы хатын: «Минем билет саткан процентны түлә», – диеп, каяндыр килеп чыкты. «Үзебез тутырырбыз», – диеп, буш договорларга кул куйдырды.

Мәдәният йорты мөдире әле яңа гына бәби ялыннан чыккан, аңа бернинди дәгъвам юк. Клубларда Нәкыя һәм Накибә кебек ханымнар эшләгәндә, әлбәттә, мәдәният алга китмиячәк. Нигә эшләренә җавапсыз караучыларга контроль юк икән? Ни өчен күп кенә җырчылар Яңа Чишмәне читләтеп үтә, диеп уйлый идем. Хәзер аңладым.

Мин үзем начар кеше түгел, ләкин принципиаль кеше», – дип төгәлләгән сүзен шагыйрә.

Бу хәл турында укып, Гөлүсәнең виртуаль дуслары да эшенә җавапсыз караган хезмәткәргә шаккаткан.

«Көнләшә бу кеше сездән»;

«Кыл да кыймылдатмый, әртистнең акчасын йолкып алып ята, аннары клубта җансыз, җыр сәнгатен яратмаучы, җырчыларны хөрмәт итмәүче кешенең эшләве бик аяныч. Авылларда яшьләр кая бәрелергә белмичә йөри. Ата ялкауларга клубта урын булырга тиеш түгел, минемчә!»;

«Гөлүсә, бу хәбәрне тыныч кына уза алмадым. Кызарып чыктым, оялдым. Чөнки мин – Яңа Чишмәдә туып үскән бала. Районның хакимият башлыгына кадәр чыгарга кирәк монда. Һәр кеше үз урынында булырга тиеш. Эштән куарга!»;

«Дөрестән дә, Яңа Чишмәгә артистлар килми. Гөлүсә, зинһар, гафу ит якташларыңны»;

«Башка сыймаслык хәл, дөньяның кеме генә юк», – ише комментарийлар калдырганнар.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100