Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлүсә Шаһбан: «Мырлаучы»ны халык үз итә икән, димәк, матур итеп «мырлый»

news_top_970_100
Гөлүсә Шаһбан: «Мырлаучы»ны халык үз итә икән, димәк, матур итеп «мырлый»
Рамил Гали

«Интертат»та  «Чиле-пешле» җырчыларга кемнән үрнәк алырга? дигән язма чыккан иде. Мөхәммәдҗан Садыйков исемле бер «ВКонтакте» челтәрендә утыручы яшь җырчы Сөмбел Заһидуллинаның иҗатын бәяли: «үзләрен җырчы дип санап йөргән «мырлаучылар»га Сөмбелдән үрнәк алырга куша.

Әлеге сүзләргә карата шагыйрә Гөлүсә Шаһбан социаль челтәрдә үзенең фикерен белдергән.

«Үзләрен җырчыга санап йөрүче мырлаучылар» дип бәяли хәзерге кайбер җырчыларны, Интернет челтәрен күзәтеп баручы берәү. 

Ә минем фикерем башкача. Минем Закир Шаһбаным – бик талантлы, моңлы шәхес. Сәхнә уңган, булган, тырышлар кулында. Ә матур итеп яшисең килсә, үзеңнең моңыңны күрсәтәсең килсә, эшләргә кирәк. Түбәннән күтәрелергә һәм, барлык авырлыкларны җиңеп, өскә омтылырга. Сүз дә юк, моңлы, талантлы безнең халык. Ләкин син талантыңны халыкка чыгар, үзеңнең тамашачыңны үстер, иҗатыңны яңарт. Синнән яңалык көтәләр – эшлә. 

Хәзерге заллар тутырып концертлар куючы Ризат белән Зинира Рамазановлар, Илсөя Бәдретдинова, Алсу белән Азат Фазлыевлар, Рифат Зарипов, Фирдүс Тямаев, Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов көне-төне эшлиләр. Юл газабы – гүр газабы. Сәхнә тырышлык таләп итә. Бик күп тырыш яшьләр үсеп килә. Бирешмичә эшләгән очракта, еллар дәвамында килә уңыш. «Мырлаучы»ны халык үз итә икән, димәк, матур итеп «мырлый» һәм шуны матур итеп халыкка җиткерә – акча эшли. «Мин талантлы, минем кебек җырлаучы юк», – дип, яшьләрне сүгеп утырудан кесә калынаймый, дим мин. 

Шаһбанга да эләгә кайвакыт», – дип яза ул. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100