Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлүсә Шаһбан: «Мәхәббәт турында йөзләгән шигырь яздым, язам... Ләкин...»

news_top_970_100
Гөлүсә Шаһбан: «Мәхәббәт турында йөзләгән шигырь яздым, язам... Ләкин...»
https://vk.com/gilusa

Җырчы Закир Шаһбанның 6 сентябрьдә гомер бәйрәме – туган көне икән. Шул уңайдан хатыны – шагыйрә Гөлүсә Шаһбан «ВКонтакте» сәхифәсендә иренә җылы сүзләрен ирештергән.

Гөлүсә ханым бернинди сәбәпсез дә ире турында социаль челтәрләрдә еш кына язгалый. Шагыйрәнең ирен яратуы, үзен тулысынча гаиләсенә багышлавы көн кебек ачык.

«06.09.66... Туган көнең белән, Закир Шаһбан.

Мәхәббәт турында йөзләгән шигырь яздым, язам… Ләкин «нәрсә ул мәхәббәт» дигән сорауга минем җавабым юк. Ләкин шуны беләм, без 20 ел дәвамында 24/7 бергә, һәм миңа шулай рәхәт...

Җырлар яздырып, сәхнәгә менеп җырлавым да – сине җырлавыңнан туктарсың дип куркып. Синең минем белән ярыша-ярыша эшләвең кызык та, күңелле дә. Рәхмәт сиңа. Безнең холыклар туры килә – шунысы әһәмиятле», – дип язган Гөлүсә.

Шагыйрәнең иҗатташ һәм виртуаль дуслары да Закир Шаһбанга изге теләкләрен җиткергәннәр.

«Чын күңелемнән котлыйм Закирны! Сез икегез дә – бик тырыш, акыллы, чибәр, талантлы, үҗәт, максатчан, гомумән, тормышны яратучан! Гел парлы булыгыз, сәламәт, озын, бәхетле тормыш сезгә», – дип комментарий калдырган җырчы Айгөл Бариева да. «Туган көне белән Закирны. Маладис мужик!» – дип язып куйган җырчы Илсөя Бәдретдинова.

«Интертат» редакциясе дә бу теләкләргә кушыла, Закир әфәндегә исәнлек-саулык, күңел тынычлыгы, иҗади уңышлар телибез.

https://vk.com/gilusa

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100