Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлүсә Шаһбан: «Кызымның елап, иренең хыянәтен күреп, гафу итәргә маташуын күрәм икән…»

news_top_970_100
Гөлүсә Шаһбан: «Кызымның елап, иренең хыянәтен күреп, гафу итәргә маташуын күрәм икән…»
Фото: © «Татар-информ» архивыннан

Шагыйрә, күп җырлар авторы Гөлүсә Шаһбан «ТМТВ» телеканалында «Сөйләшергә кирәк» тапшыруында «хатын-кызның түземлегенә» карата фикере үзгәрүе турында әйтте.

«Безне «төшкән җиреңдә таш бул» дип тәрбияләделәр бит инде. Ә мин кызыма андый тәрбия бирмәс идем. Әйбәт мөнәсәбәтләр булмаса, мәҗбүр итеп, «ярар, кызым, түз инде, бала хакы, әни хакы, ир хакы» дип яшәтмәс идем. Нишләп мин баламны интектерергә тиеш?!

Элек, бәлки, минем карашым башка булгандыр. Интервьюларда да «төшкән җиреңдә таш бул» дип әйткәнмендер. Түз, хатын-кыз түзәргә тиеш, дип язганмындыр. Яши-яши фикер үзгәрә.

Тормышына кысылам, дип әйтмим. Ләкин читтән күзәтеп, кызымның күз яшьләре белән интегеп, елап, иренең хыянәтен күреп, гафу итәргә маташуын күрәм икән… Әнидән, күршедән яхшы түгел, дип яшәвен сизәм икән. Мин, әлбәттә, кызымны интектереп яшәтмәячәкмен.

Ир кеше хатын-кызны яратып, хөрмәт итеп яшәргә тиеш, дип саныйм», – дип сөйләде ул.

Гөлүсә Шаһбан бу хакта «ТМТВ» каналы видеосында 40:22 минутта сөйли башлый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100