Җырчы Закир Шаһбанның җәмәгате, шагыйрә Гөлүсә Шаһбан социаль челтәрләрдә иренең беренче хатынын күрсәткән.
Гөлүсә Шаһбан иренең элекке никахыннан туган улы Ильясның өйләнүе турындагы шатлыклы хәбәр белән уртаклашкан. Бер уңайдан Закир Шаһбанның элекке тормыш иптәше белән туй фотоларын да урнаштырган.
«Элекке хатыны да күзлекле. Аның да күзе белән проблемалары бар идеме әллә?» – дип кызыксынган бер интернет кулланучы. «Әйе», – дип кыска гына җавап биргән аңа Гөлүсә.