Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлүсә Шаһбан ире турында: «Закирнең бер әйбәт ягы бар...»

news_top_970_100
Гөлүсә Шаһбан ире турында: «Закирнең бер әйбәт ягы бар...»

Шагыйрә Гөлүсә Шаһбан ире – җырчы Закир Шаһбан, аның үзенчәлекле сыйфатлары, мөнәсәбәтләре турында еш кына уртаклашырга ярата. Шул рәвешле бик күп популяр җырлар авторының иренә булган мәхәббәте дә, хөрмәте дә чагыла. Бу юлы ул тормыш иптәшенең яхшы бер сыйфатын социаль челтәрдәге дусларына әйткән. Бактың исә, Зәкир әфәндедә көнләшү гадәте бөтенләй юк икән.

– Шаһбанга рәхмәтле мин. Аның бер әйбәт ягы бар – көнләшми.

2015 ел. Авылдан машинада минем сүзләргә язылган җырлар тыңлап киләбез.

«Булсаң да син янәшәмдә, булмасаң да.

Җир йөзендә барлыгыңны белү җитә.

«Исәнме», – дисең син, сагынуымны сизеп.

Син бит мине бер тапкыр да үпмәгән дә...»

«Сиңа атап яздым», «Кабатла тик минем исемне», «Күзләремә карап елмаясың»... Нинди генә җырлар, сүзләр язылмаган... Берәү булса: «Кемгә атап яздың?» – диеп җаныңа тияр иде...

Мин үземнең иҗатта ирекле булуым белән бәхетле. Ул һәрбер өлкәдә эшләүче өчен кагыла. Чикләү булмаска тиеш, шул вакытта гына син үсештә. Килешәсезме? – дигән Гөлүсә ханым.

«Шулай», «Дөрес», – дип ризалашканнар шагыйрәнең язылучылары да.

Фото: Гөлүсә Шаһбанның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100