Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлүсә Шаһбан ире турында: «Кызлар ярата, җае чыкса, «гулять» итеп ала»

news_top_970_100
Гөлүсә Шаһбан ире турында: «Кызлар ярата, җае чыкса, «гулять» итеп ала»
https://vk.com/gilusa

Җырчы Закир Шаһбанның хәләл җефете, шагыйрә Гөлүсә Шаһбанга бик еш ире турында сораулар бирәләр икән.

Закир ишетмәгәндә: «Бөтенләй күрмиме ул?», «Тумыштанмы?», «Авырдыр инде сиңа?»- дип сораулар бирәләр. Закирны якыннан белгән кеше андый сорау бирмәс.

«Әйе, Закир тумыштан күрми, ияләндем 20 ел яшибез бит инде»,- дип җавап бирергә тырышам. Һәр кешегә Закирның бик мөстәкыйль, күп белә торган, укымышлы, бик мәгълүмати кеше икәнлеген исбатлап арыдым. Чыннан да адәм баласы бөтен шартларга да ияләшә. Закир нәкъ башка хатын-кызларның ирләре кебек үк. Ир - ир инде ул. Акча эшли, гаиләсен туендыра, киңәшләшә, ярдәмләшә, тарта, бәйрәмнәрдә бераз салырга да мөмкин. Кызлар ярата, җае чыкса, «гулять» итеп тә ала. Ләкин хатын-кыз акыллы булса, рәтенә төшәргә була ир-атның. Ир-ат бит инде ул,  йөгәнләргә була», - дип җавап язган ул кызыксынучыларга.

ВКонтакте сәхифәсендәге дуслары да Гөлүсә белән килешәләр.

«Закир бер кергән җирендэ бик тиз ориентлаша, аңа ярдәм кирәк түгел. Ә без күзлеләр, күреп тә югалып калырга мөмкинбез. Закир бер керүдә безнең өйнең рәвешен хәтеренә салган иде, ә калганнар берничә кат сораштыра. көчле рухлы, сынмас, сыгылмас кеше ул Закир Шаһбан. Фамилиясе үзенә тәңгәл килә аның, Шах куя ул теләсә-кайсы кешегә»;

«Гөлүсә, туры бәреп язгансың. Кемнең кемдә ни эше бар? Күүрәме, күрмиме нәрсәгә тикшерергә. Тормышлары бара, кызлары үсә, акча сорап кешегә ялынып кермиләр. Юк-бар сүзләргә карама, Гөлүсә, язуыңны дәвам ит»;

«Берничә җөмлә эчендә татар хатын-кызларының тормышын карта кебек ачып биргәнсез. Хатын-кыз зирәк, акыллы булса, йөгәнне нык тота белә. Шуның өчен кыз балага ирне һәм аның туганнарын хөрмәт итәргә кирәк дип тәрбия биререгә кирәк. Андый кызлар тормышта югалмый, ирне дә тота белә», – дигәннәр. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100