Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлүсә Шаһбан гаиләсендә зур югалту: «Иң кадерле, бердәнбер...»

news_top_970_100
Гөлүсә Шаһбан гаиләсендә зур югалту: «Иң кадерле, бердәнбер...»
социаль челтәрләр

Шагыйрә, җырлар авторы Гөлүсә Шаһбан гаиләсе зур югалту кичерә – аның җизнәсе, апасының тормыш иптәше гүр иясе булган.

«Минем иң кадерле, бердәнбер җизнәм. Син иң әйбәт җизни булдың. Апа өчен искиткеч терәк ир, балаларың өчен чын әти. Без сине бик сагыначакбыз.

Урыннарың җәннәт түрләрендә булсын, Раббым, кадерле кешебезнең», – дип язды ул бүген социаль челтәрләрдә.

Фотолардан күренгәнчә, Гөлүсә Шаһбанның җизнәсе – әле яшь кеше. Комментарийларда кайгы уртаклашучылар белән беррәттән «нәрсә булды?» дип кызыксынучылар да күп.

«Урыннары җәннәт түрендә булсын, калганнарга күркәм сабырлык. Бу хәбәрне ишеткәч, һушыма килә алмыйча утырдым. Рәиснең елмаймыйча сөйләшкәнен белмим дә мин, әйбәт кеше иде. Нәрсә язсам да аз кебек, юатырга сүзләр табып булмый. Әйе шул, без җирдә – вакытлыча, ахирәт – мәңгелек», – дип тә язып калдырган, Гөлүсә Шаһбанның җизнәсен белүче бер «подписчигы»

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100