Гөлүсә һәм Закир Шаһбаннарның кызлары Алисә әти-әнисе юлыннан китмәгән. Алисә әле яшүсмер вакытында ук заказга бик матур итеп тортлар пешерә иде. Бүгенге көндә инде ул тәҗрибәле кондитер булып эшли. Әнисе Гөлүсә Шаһбан Алисәнең күңеле яткан юнәлешне табуына, иҗат өлкәсен сайламавына сөенүен белдергән.
«Кызыгыз сезнең юлдан китмәдемени, ни белән шөгыльләнә?» - дип сораучылар бик күп. Чөнки кызым минем 3 китабымның да тышлыгында бар. Юк, Аллаһка шөкер. Мин кызымның төннәр буе юлларда йөрүен, теләсә кайда кунып, теләсә нәрсә ашап, төн йокыларын калдырып азаплануын теләмим. Сәхнәдә ирең белән парлап эшләгәндә әле аңларга була. Артист тормышы җиңел түгел.
Аллаһ кызыма зур талант бүләк иткән һәм ул халыкны үз һөнәре белән сөендерергә тиеш. Аллаһ биргән талантны яшерү – гөнаһ. Раббыбыз Алисәмә талантын халыкны сөендерү өчен биргән. Хатын кыз эшкә иртә китеп, кич өенә, гаиләсенә кайтырга, гаиләсе белән булырга тиеш һәм сайлап алган һөнәре аны сөендерергә тиеш, дип саныйм. Тагын бер искәртмә, ир-ат хатынының күпме акча эшләгәне белән кызыксынмасын, гаиләне ир-ат туендырырга тиеш. Гаиләдә хатын кызның үз вазыйфасы», – дип яза ул үзенең сәхифәсендә.
Фото: © Гөлүсә Шаһбанның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән