Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлүсә Шаһбан чынга ашмый калган хыялы турында: «Кайнанам булмады...»

news_top_970_100
Гөлүсә Шаһбан чынга ашмый калган хыялы турында: «Кайнанам булмады...»
Рамил Гали

Җырчы Закир Шаһбанның хатыны, шагыйрә Гөлүсә Шаһбан социаль челтәрдәге сәхифәсендә еш кына төрле темага фикерләре белән уртаклашып, постлар урнаштыра. Бу юлы ул, инде буйга җиткән кызлары Алисә белән төшкән фотосурәтен «ВКонтакте» битендә куеп, балаларны олы тормышка чыгарып җибәрү турында уйланган.

«Кайчан үзең белеп эшли башларсың, эш кушканны көтмә», «Белмим, сезнең кайнаналарыгыз сезнең белән ни эшләп бетәр», «Әнисе эшкә өйрәтмәгән икән, дип әйтерләр, кызым».... Бу сүзләрне үзебез дә ишетеп үстек, инде хәзер балаларга шуны тукыйбыз. «Борчылма әни, ярар», – ди ул үзе (кызы Алисә. – авт.). Сүз юк, уңган инде үзе... Дәшми, каршы сөйләми. Гадел. Әтисе белән бәхәс булганда да: «Әни-и-и! Әти дөрес бит инде», – дия торган гадәте дә бар.

«Кызым! Бир әле әтиеңнең телефонын», – дип сорагач, бервакыт: «Тотынма әтинең телефонына, башың авыртмас!» – дигән сүзе әле дә колакта. Акыллы, сүз юк. Күңеле дә изге, жәлли белә, олыны – олы, кечене кече итә белә, анысына да сүз юк. Әтисенең акылы, сабырлыгы, пошынмаслыгы, үзкадере өстенлек итә бераз. Әнисенең энергетикасы, тиктормаслыгы, ялбелмәслеге аста кала…

Әниненең кайвакыт «ярар, калганын кайнанаң өйрәтер» дигән сүзләре гел искә төшә. Кайнанам булмады минем. Ул минем хыял булып калды. Мине тормыш үзе өйрәтте. Иң мөһиме, исән-сау булсыннар... Бәхетле булсыннар... Тормыш арбасына бик ныклап җигелмәсеннәр. Ул үзе дә бер җайга тәгәри. Тормыш үзе өйрәтә: еламаска да, егылмаска да, сөйләргә дә, дәшми калырга да... Ялкаулык та кайвакыт комачау итми. Иң мөһиме: кулың эш белсен», – дип фикерләре белән уртаклашкан шагыйрә.

Фотога карап, Закир – Гөлүсәнең кызларына сокланучылар шактый булган. «Бик сөйкемле бала», «Сөбханалла, йөзләреннән нурлар сибелә», «Бигрәк мөлаем, күзләр тимәсен», «Тәүфыйкле бала, күренеп тора, бәхетле булыр, Ходай кушса», – дип, җылы сүзләр язганнар шагыйрәнең «ВКонтакте» дуслары.

«Тормыш, чынлап та, барына да өйрәтә икән бит ул. Мин быел улымны өйләндергәч, моңа төшендем», – дигән комментарий да бар.

Закир Шаһбанның 17 яшьлек кызы Алисә үз эшен башлап җибәргән

Фото: https://vk.com/gilusa

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 18 февраль 2023
    Исемсез
    УнышларАлисэгэ.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100