news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гөлүсә Шаһбан: «Дубайда каты яңгырлар башланганчы кайтып калдык»

news_top
Гөлүсә Шаһбан: «Дубайда каты яңгырлар башланганчы кайтып калдык»
Фото: "Татар-информ" архивы

Шагыйрә Гөлүсә Шаһбан шушы көннәрдә кызы белән Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә ял итеп кайтты. Ул исән-имин Казанга кайтып җитү шатлыгы белән социаль челтәрдәге сәхифәсендә уртаклашкан, чөнки Дубайда көчле яңгыр сәбәпле, йортларны су баса, машиналар йөзә.

Шулай да, кайтып китәр алдыннан, шагыйрәгә борчылырга туры килгән, чөнки алар алар аэропорттан тиз генә очып китә алмаган.

«Безнең самолет БГӘ вакыты белән 9.15 сәгатьтә Казанга очарга тиеш иде. Ләкин көчле яңгыр булу сәбәпле, Дубай аэропортына төшә алмыйча һавада әйләнеп йөрүче самолетлар аркасында без 1,5 сәгатьтән соң гына очтык. Без очып киткәндә әллә ни куркыныч түгел, җил дә артык көчле түгел, яңгыр да вак-вак ява иде. Аллаһның кодрәте белән исән-имин Казаныбызга кайтып җиттек. Дубайдан дуслар җибәргән видеоларны күреп шаккаттык. Соңрак аэропорт самолетларны кабул итүне туктатуы турында да хәбәр булды», – дип язган ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар