Шагыйрә Гөлүсә Шаһбан күптән түгел зур югалту кичерде – әнисен соңгы юлга озатты. Ул социаль челтәрләрдә якын кешесенең кадерле әни, кадерле әби булып, бер үкенечсез китеп баруы хакында яза. Әнисе хакында истәлекләре белән бүлешә.
Әниләрегез киткәннән соң да тыныч булып каласыгыз килсә, үкенечләр калдырмагыз. Әнкәйләрегез янына кайтыгыз, сөендерегез, аралашыгыз, җылы сүзләр жәлләмәгез, күңелләрен күрегез. Без гомеребезне әти-әниебезгә багышладык дип әйтсәм, артык булмас. Минем бер үкенечем дә юк. Әниемне яраттым, матур сүзләр кызганмадым, авызымнан өзеп әниемә бирдем, иң матуры, иң тәмлесе әниемә иде. Рәхәттә, өч баласының хөрмәтендә, гомер иткән ире – әтиебез янәшәсендә иркә әби булып, иркә әни булып яшәде. Киткәндә дә, өч баласының, әтинең әйләнәсендә, иман кәлимәсе белән, чип-чиста килеш, тыныч кына елмаеп китте. Җаны чыкканда да яраткан улының кочагында булды. Аллаһка мең шөкер.
Бишекләргә салып тибрәтердәй чакларым булды әни бәгъремне. Сабырым минем. Гомер буена да күзеннән бер яшь бөртеге күрсәтмәде әнием. Безне дә нык булырга өйрәтте. Бик зирәк, акыллы кеше иде әнием җаныем. Мин аны интернет битләрендә күрсәтмәскә тырыштым. Чөнки, күз тиюдән курыктым. Әни мине дә күз тиюдән, үлемнән алып калган балачакта. Мин дә әниемне ят күзләрдән сакладым, – дигән Гөлүсә Шаһбан.