Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлүсә Шаһбан: «Акыл да бар, чибәрлек тә, ләкин кирәге юк...»

news_top_970_100
Гөлүсә Шаһбан: «Акыл да бар, чибәрлек тә, ләкин кирәге юк...»
https://vk.com/gilusa

Җырчы Закир Шаһбанның хатыны, шагыйрә Гөлүсә Шаһбан, күзәтүләреннән, тормыш тәҗрибәсеннән чыгып, билгеле яшьләрдә кешеләргә хас булган үзенчәлекләргә ВКонтакте сәхифәсендә нәтиҗәләр ясаган.

«18 яшьтән 30 яшькә кадәр чибәрлек бар, акыл юк... Җүләр чак... Офыкта ал томан.. Тормышлар гел шулай бал да майдыр сыман.

30 яшьтән 40 яшькә кадәр чибәрлек тә бар, акыл да бар. Иң рәхәт чор... Акылны да, матурлыкны да тиешенчә файдалана белсәң, картлык тәэмин ителгән.

40 яшьтән 50 яшькә кадәр акыл бар, ләкин әллә ни кирәге юк, чибәрлек бар, әллә ни кирәге юк... Дөнья иркен, дөнья киң, чөнки зирәклек җитәрлек.

50 яшьтән 60 яшькә хәтле ничек анда хәлләр?!» – дип уйлары белән уртаклашкан Гөлүсә ханым.

Шагыйрәнең виртуаль дуслары арасында иллене узып китүчеләр шактый күренә. Бик күпләр үз фикерләрен язганнар. Күбесенеке тәңгәл дә килә икән. Тормышта инде күпне күрергә өлгергәннәрнең акыллары саллы гына булса да, йөрәкләре гел унсигездә ди әле, иң мөһиме, исәнлек кенә «подводить» итмәсен.

«Иң яхшысы 50дән 60ка!», «Тагын да акыллырак, ныграк кызыграк карап торган кешегә. Аяклар гына экерен йөри», «Чибәрлекне ташка үлчим. Иң аянычы сәламәтлек бетеп бара. Аның каравы хыяллар!!!.... Кич яткач, иртәгәге көндә әллә нәрсәләр «эшләнеп» бетә инде менә!», «Бар да әйбәт,саулык кына үртәли. Ничә яшь икәне дә, көзге яныннан узмасаң, һаман шул унсигез кебек», «Аллага шөкер, 50дән 60 яшькә бар да бар! Балалар үскән. Үзебез өчен бер-беребезнең кадерен белеп, рәхәтләнеп яшәр вакыт житте!», «50не уздык, Аллаһка шөкер, 60ка әле житмәдек, күңел гел яшь, ләкин инде аңа акыл хужа, жилкенми генә яшәргә куша», «Дәрт бар, дәрман юк, Гөлүсә», – дип язганнар алтынчы дистәне ваклаучылар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100