Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлүсә Шаһбан: «Агачның авыр башы аларга төште...»

news_top_970_100
Гөлүсә Шаһбан: «Агачның авыр башы аларга төште...»
Фото Гөлүсә Шаһбанның социаль челтәрдәге аккаунтыннан

Соңгы арада, илебездә барган вакыйгаларга бәйле рәвештә, сәхнәдәге һөнәр ияләренә халык тарафыннан бик күп кенә ямьсез сүзләр килеп иреште һәм даими ирешеп тора. Җырчы Закир Шаһбанның тормыш иптәше, шагыйрә Гөлүсә Шаһбан бу хәлгә битараф кала алмаган. «ВКонтакте»дагы сәхифәсендә ул, җырчыларны, гомумән, сәнгать өлкәсендәге кешеләрне яклап, үз фикерләрен туплаган.

«Сүзем үзем турында түгел... Гомумән алганда.

Һәр көнне диярлек Интернет челтәрләрендә нинди дә булса җырчыга, сәнгать өлкәсендә эшләүче кешеләргә, шулай ук безгә дә: «Концертларыгызны туктатып торыгыз», «Кеше елаганда ничек җырлый аласыз», «Сездә – китап, җыр хәсрәте», «Елмайган фото куярга оят түгелме», – ише сүзләр язалар.

Беркемне гаепләпләмим. Бераз үзем аңлаган хәтлесен мисал китереп аңлатып үтәм.

Илдә авыр хәл булса да, матәм игълан ителмәгән. Һәркөнне бөтен кеше эшкә бара һәм кайта, чөнки акча адым саен кирәк. Завод-фабрикалар эшли. Мәктәп, балалар бакчалары эшли. Радио-телевидение үз режимында эшли...

Җырчылар да сәхнәгә күңел ачар өчен, җырлап-биеп йөрер өчен менми. Бары үз режимында эшли. Аларның акчасы, ипие шул. Аларның завод-фабрикасы шул, аларның станогы шул. Алар кергән акчаны меңгә бүлә. Кемнедер эш белән тәэмин итә. Болай да соңгы елларда «агачның авыр башы» аларга төште.

Концертларга килгәндә, сез күзәтеп килгән, сез яраткан җырчылар концерт сезонына күпме акча кертә. Күпме яңа җыр, яңа костюм, яңа программа, бизәлеш... Радио-телевидение… рекламасы…. Һәр концерт зур тәвәккәллек һәм жаваплылык таләп итә. Әле гади күз белән күренмәгән күпме чыгымнар... Юл... Газап...

Яңа елга хәтле куелган графикны кая куйсыннар алар. Алар елыйсы килгәндә дә елмая, чөнки аңа һәр көнне меңләгән күз карый. Кемгә кирәк кемнең күз яше?! Авыр, аңлыйм... Борчылам... Кайгырабыз.. Елыйбыз да... Ләкин бар да әйбәт булачагына ышаныйк.

Гаепләп түгел... Болай гына», – дип язган Гөлүсә ханым.

Шагыйрәнең «ВКонтакте»дагы дуслары аны хуплаганнар: «Бик дөрес сүзләр. Аларның да алдан план корып куелган. Гаиләләрен туйдырасылары бар», «Сугыш вакытында да концертлар куйганнар. Агитбригадалар булган», «Тормыш дәвам итә. Елап утырып, бернәрсәгә дә ирешә алмыйбыз... Һәркем үз урынына файда китерсен», «Барчабызга да Ходай сабырлык бирсен. Эшләмичә булмый», «Бара алган кеше барсын, йөрисе килгәннәр йөрсен концертка. Мәҗбүриләмиләр бит. Монда артист гаепле түгел», – дип язганнар.

«Тик чама хисен югалтмасыннар иде, аналары йөрәкләрен учлап улларын озаткан мәлдә», – дип комментарий калдыручы да булган.

https://vk.com/gilusa

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100