news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гөлүс Хәбибрахманов хатыны сорауларына җавап бирә: «Күз башкаларга карый, мин карамыйм»

news_top
Гөлүс Хәбибрахманов хатыны сорауларына җавап бирә: «Күз башкаларга карый, мин карамыйм»
Фото: Гөлүс Хәбибрахмановның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Татар эстрадасы җырчысы Гөлүс Хәбибрахмановка хатыны машинада утырганда уңайсыз сораулар биргән. Бу видео аларның социаль челтәрдәге сәхифәсендә чыкты. Артист кайсыларына ничек җавап бирергә белмичә аптырап та кала, көлә дә, ә хатыны ирен ялганлап җавап бирүдә шикләнгән.

Элеккеге кызың белән йоклауны яки гомергә сукыр калуны сайлар идеңме?

– Сукыр калырга? Юк инде! Элеккеге кызым белән йоклар идем (артист башта көлә, аннары озак кына уйлаганнан соң җавап бирә).

Синең өчен кем мөһимрәк: минме, әллә туганнарыңмы?

– Каян алдың син бу сорауларны, ә? Син инде.

Мине борчымас өчен, ничә тапкыр мине алдадың?

– Белмим, булгандыр инде. Бер тапкыр (көлә).

Әгәр без аерылышсак, син күпме вакыт аралыгында миңа алмаш табасың?

– Беркайчан да тапмыйм.

Үзең генә буласыңмыни?

– Әйе!

Башка хатын-кызларга «күзең төшәме»?

– Юк! Күз карый инде ул, мин карамыйм.

Мин синең өчен җайлы хатынмы?

– Әйе, уңайлы, яхшы, кирәкле хатын.

Нәрсә сайлыйсың: 3 тапкыр миңа хыянәтме, әллә 1 тапкыр сиңа хыянәтме?

– Монысына җавап бирә алмыйм.

Син барлык милекне миңа күчереп язарга әзерме?

– Әйе! Болай да бөтен әйбер синеке бит инде.

Мин синнән китсәм, нәрсә эшлисең?

– Синең арттан йөгерәм.

Мин комадан чыктым, ди, ә синең инде икенче хатын-кызың бар. Нәрсә эшлисең?

– Синең белән кайтып китәм.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар