
Җырчы Гөлүс Хәбибрахманов «Син дип кенә» җырына яңа сулыш биргән.
Җырның авторлары – Альфред Якшимбетов һәм Илнур Ибраһимов.
«Әллә сөясең, әллә сөймисең,
Нигә гел шулай сорап йөрисең?
Бәлки, сөямдер, бәлки – сөймимдер,
Бәлки, мин уйнап-көлеп йөримдер?
Син дип кенә, син дип кенә,
Син дип кенә җанатам.
Алсу гөлем – бердәнберем,
Сине генә яратам...»