Гөлүс Хәбибрахманов: «Композиторлар акча эшләү турында гына уйламасыннар иде»
Җырчы Гөлүс Хәбибрахманов сүзләренчә, ул инде күптән татар эстрадасында үз исемен булдыру турында хыяллана. Бу эшне үзенә максат итеп куеп, хәтта билгеле бер стратегик план да корган ул. Кызык, безнең аралашуыбызны сез дә укып карагыз әле.

«Җыр сайлаганда бик игътибарлы булырга кирәк»
Сез соңгы 3-4 елда ныклап танылу турында уйлый башладыгыз бугай?
Соңгы 2 елда татар эстрадасында җырчы буларак популярлашу максаты белән тир түгәбез. Хәзерге тырышлыгым – уйланып булдырылган проект өчен, ягъни Гөлүс Хәбибрахманов исемле артистның татар эстрада сәхнәсендә танылуы өчен. Әмма шулай да моңа кадәр дә тырышып-тырмашып караган вакытларым булды, тик, ни өчендер, күзалланган танылу максатына ирешеп булмый иде. Күрәсең, вакыты җитмәгән булгандыр.
Танылып китә алмавыгыз ни белән бәйле булган икән?
Аңларга кирәк: эш җыр сатып алып, аны радиога бирү белән генә чикләнми. Һәр проектның стратегик яктан төгәл булуы кирәк бит, эстрадада да шулай ук. Финанс яктан да барысы да планлаштырылып куелган булырга тиеш.
Иң мөһим сәбәпләрнең берсе 2019 елда барлыкка килгән коронавирус зәхмәте булды. Танылуга китерә алырдай адымнарны 2018 елда планлаштыра башлаган идек. Шушы авыру гына планнарны бозды. Аннан соң махсус операция башланды. Менә шулай 4 ел вакытыбыз узды да китте. Тагын санасак, ул, әлбәттә, финанс яктан чишелү таләп иткән сораулар да бар иде. Репертуарыбыз да камилләшеп бетмәгән иде әле.
Танылуыгызны тагы да арттырып, сезон дәвамында гастрольләр белән йөрисегез киләме?
Заманында Казан тирәсендәге авылларны йөреп чыккан идем инде. Син бу хакта, яшь булгач, белмисең. 2005 еллар иде бу. Элек ничектер җиңелрәк иде бит ул. Концертлар белән йөреп карыйк әле, дип, авылдаш кызга тәкъдим иттем дә, чыгып киттек. Хәзер заманалар үзгәрде, тамашачы да концертларга сайланып кына йөри.
Мин яшьрәк шул… Элегрәк ничек иде соң?
Бер баянчы һәм берәр яшь җырчы кыз алып кына концерт куеп булмый хәзер. Ике колонкага гына җырлап, тамашачының игътибарын җәлеп итеп кара әле?! Техник яктан барысы да бәйнә-бәйнә уйланылган булырга тиеш. Артистлар хәзер режиссерлар, сценаристлар белән эшли. Бүгенге көндә без дә менә репертуар туплыйбыз. Җыр сайлаганда бик игътибарлы булырга кирәк.
Заллар тулы була идеме соң?
Шыгрым тулы була иде, дисәм, ышанасыңмы? 2005ләрдә концерт куеп йөрүчеләр күп түгел иде бит. Әлбәттә, ул вакытларда популяр булган җырчыларның гастроль турлары бар иде. Әмма минем кебек әле билгеле булмаганнар бик юк иде, шуңа күрә тамашачы килмәде түгел. Әле, өстәвенә, ул вакытларда авылларда кешеләр дә күп яши иде. 2010 елларда да йөрдем, ул вакытта да заллар тулы була иде. Шул бер 2015 елларда Казанда тәүге тапкыр концерт кую теләгем бар иде, әмма тукталып калдым, чөнки, никтер үз-үземә ышанмау сыйфаты барлыкка килгән иде.
Хәзер, димәк, ышанычыгыз артты?
Курку тулаем юкка чыкты, дип әйтә алмыйм. Үзең күреп торасың: бүгенге көнне «топ»лар рәтендә булган артистлар да «халык килер микән» дип икеләнә. Сыйфатлы концерт кую бик күп чыгымнар таләп итә. Артистлар да күбәйде бит, шуңа күрә халык, кайсысына барырга белмичә, сайлау алдында кала. Әмма концерт кую кирәк, чөнки бу адым һәр җырчыны күтәрүгә китерә. Үзеңне, иҗатыңны, сәләтеңне тамашачыңа күрсәтергә менә дигән мөмкинлек. Концерт куя алдың икән, димәк, син кечкенә адымнар белән булса да алга атлыйсың. Аллаһ насыйп итсә, Казанда да концертымны куячакмын!
Димәк, хәзер зал җыю катлаулырак?
Хәзер бит кемнең акчасы бар – шул артист. Ниндидер бер «мөгез чыгарсаң», гаугага эләгеп, танылыбрак китсәң, халык килә. Менә ул матур җырлый, дип кенә тамашачы концертыңа агылмый.
Сезнең аудитория нинди? Ничә яшь? Хатын-кызлармы?
20 еллап банкетларда эшләдем, шуңа күрә мин өйләнештергән парлар мине белә. Юбилярларым да үземне хәтерли. Шулай ук туйларга да мине нәкъ җырчы буларак чакырулар күбәйде. Төгәл бер аудиториягә генә эшләмим, мине төрле яшьтәгеләр тыңлый.
Репертуар туплаганда игътибарлы булырга кирәк, дисез.
Татар эстрадасында беренче адымнарын ясаучы җырчыларга кыен хәзер. Әлбәттә, һәрберебез хит эзли, иң шәп җыр күзли. Әмма әле таныла башлаган гына артист мондый җырны эләктерә алмый, чөнки композиторлар, җыр язучылар хит була алырлык материалны «топовый»ларга бирәләр дә куялар. Ә танылып килүчеләр шәүлә булып артта тик тора. Безнең ишеләргә җырларның бик камил булмаганнарын гына чүплисе кала.
Композиторлар, яхшы җырларын танылган артистларга биреп, үзләрен дә популярлаштырырга уйлыйлардыр, бәлки?
Монысы да дөрес, килешәм. Әмма да ләкин композиторлар бөтен җырчыларны да тигез күрсеннәр иде. Кайбер вакытта җыр җибәрәләр дә, син аны сайлап, «бронирую» дигәнче, башка җырчы сатып алган була инде. Шәп җыр ишетсәң дә, шул ук мизгелдә аны сатып алырлык мөмкинлегең булмаска мөмкин бит. Ә композиторга сатарга кирәк, шуңа күрә ул синең төгәл җавабыңны көтеп тә тормый. Шуңа күрә әйтергә теләгән фикерем бер: композиторлар акча эшләү турында гына уйламасыннар иде.
Сөт белән ипи бәясе артты бит, ә җыр бәяләре арттымы ул?
Җырларын 100 меңгә сатучылар да бар. Һәвәскәр композиторлар бер 15 мең сорый. Шагыйрьләрнең бәяләре дә төрлечә: 5 меңнән башлап 20 меңгә кадәр. Әйтсәм әйтим инде, кайбер композиторлар җырларын кемгә сатканын карап та тормый. Максат – акча эшләү, калганы аларны кызыксындырмыйм.
«Балаларымның татарча сөйләшүләре белән горурланам»
Белүемчә, сез өйләнгән. Балаларыгыз бармы?
Әйе, хатыным Галия белән 18 ел бергә гомер итәбез. Балаларым да бар: улым Рәсүлгә – 17, ә кызым Мәдинәгә 10 яшь.
Исемнәре матур. Татарча аралашалармы?
Әлбәттә, аралашалар. Аларга кечкенәдән туган телне өйрәтеп үстерәбез. «Гаиләдә татарча гына сөйләшү» дигән кагыйдәбез дә бар. Минемчә, балаларның татар телен белү дәрәҗәсе гаиләдән тора. Алар татар балалар бакчасына йөрде, татар гимназиясендә белем ала. Балаларымның татарча сөйләшүләре белән горурланам. Исемнәрен дә үзебез сайлап, татарча булсын, дип куштык.
Хатыгыз көнчеме?
Юк, артык көнчелеген сизгәнем юк. Аннан соң без гел бергә бит! Хәтта өйдә ашарга да бергә пешерәбез, табак-савытын да икәүләп юабыз. Аның белән рәхәт һәм күңелле. Иҗатта да ул һәрвакыт минем белән. Сүз уңаеннан, ул – синең коллегаң. Озак еллар хатыным «Ватаным Татарстан» газетасында эшләде. Аннан соң «Гаилә һәм мәктәп» журналына күчте. Ныклап иҗат белән шөгыльләнәбез, дип тәвәккәлләгәч, ул рәсми эшеннән китте. Хәзер менә миңа ярдәм итә: гаммәви мәгълүмат чаралары белән эшли, фото-видеоларга төшерә.
Еллар үткәч, мәхәббәт артамы, кимиме?
Әлбәттә, мәхәббәт арта гына. Бер көн күрмәсәм дә, хатынымны сагынам.
Хатыннарына хыянәт иткән танышларыгыз бармы?
Бар инде…
Ир кеше хатынына ник хыянәт итә?
Төрле сәбәпләр буларга мөмкин. Аңлашылмаучанлык килеп чыкса, ир-ат психланып чыгып китәргә мөмкин. «Салган» хәлдән дә булгалыйдыр. Шуңа күрә, гаиләдә проблема барлыкка килсә, уртага салып сөйләшергә кирәк. Дәшми калсаң, җыелы-җыела да, беркөнне, түземлек бетеп, ир-атның күзе үзеннән-үзе чит яр күзли башлый. Аннан тагын бер сәбәп булырга мөмкин: ир-атка үз хатыныннан наз җитмәве ихтимал.
Әти-әниегез исән-саулармы?
Әнием исән-сау, Аллаһка шөкер. Авылда үзе генә яши. Без – мин һәм 2 энем – аның янына еш кайтып йөрергә тырышабыз. Әтием генә моннан 17 ел элек йөрәк авыруыннан үлеп китте. Аңа әле 50дә тулмаган иде.
Ул көнне исегезгә төшерә аласызмы...
Без дус малайлар белән су коенырга бара идек ул көнне. Берзаман энекәш шалтырата: «Абый, әти үлгән...» – ди. Машинадан төшеп, елаганымны әле дә хәтерлим.
Ир-атлар да елый, әйеме?
Ничек еламасын инде?! Кайбер ирләр качып елый. Каты бәгырьле кешеләрнең генә күз яшьләре булмыйдыр ул. Минем дә елаганым бар. Ирләр дә – тере кешеләр ич инде алар.