
Җырчы Гөлүс Хәбибрахманов хастаханә якларыннан сторислар төшергән. Алардан аңлашылганча, артистның сәламәтлеге белән проблемалары килеп чыккан.
Иртәләр шулайрак башланды, – дип язган ул рентген кабинетын фотога төшереп. – РКБда йөрим, җәмәгать. Күңелсез хәл килеп чыкты. Операция кирәк, диделәр. Барыгызга да сәламәтлек телим, авырмагыз, чирләмәгез, – дип сөйли җырчы.