Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Голунов эше» буенча элекке биш полиция хезмәткәренә гаеп белдерелә

Алар вазифаи вәкаләтләрне арттыруда, дәлилләрне фальсификацияләүдә һәм наркотиклар саклауда гаепләнә.

news_top_970_100
«Голунов эше» буенча элекке биш полиция хезмәткәренә гаеп белдерелә
pixabay.com

«Медуза» журналисты Иван Голуновның эше буенча узучы биш полиция хезмәткәренә вазифаи вәкаләтләрен арттырып, дәлилләрне фальсификацияләү һәм наркотиклар саклау буенча гаеп белдерелгән. Тикшерү комитеты аларны кулга алырга кирәклекне белдерә. Бу хакта ведомствода бүген, 30 гыйнварда хәбәр иттеләр, дип яза «Известия».

Мәскәүнең Басман суды хөкем чарасын сайлау турындагы мәсьәләне соңрак караячак.

«Аларга һәркайсының роленә карап, РФ Җинаять кодексының 286 маддәсенең өченче өлеше, 303 маддәсенең дүртенче өлеше, 228 маддәсенең икенче өлеше («вазифаи вәкаләтләрне арттыру, оператив-эзләү эшчәнлеге нәтиҗәләрен фальсификацияләү, наркотик матдәләрне законсыз сатып алу, саклау һәм ташу») белән каралган җинаятьләрне кылуда гаеп белдерелгән», — диелә тикшерү комитеты хәбәрендә.

Элекке биш полиция хезмәткәрен тоткарлау турында кичә, 29 гыйнварда билгеле булды. Тоткарланучылар — Россия Эчке эшләр министрлыгының Мәскәү шәһәре буенча идарәсенең Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту бүлегенең элеккеге хезмәткәрләре Денис Коновалов, Акбар Сергалиев, Роман Феофанов, Максим Өметбаев, шулай ук әлеге бүлекнең элеккеге башлыгы Игорь Ляховец.

Тикшерү мәгълүматларына караганда, биш фигурант та Голуновның наркотик матдәләрне саклау һәм сату буенча дәлилләрне фальсификацияләгән. Тоткарланучылар үз гаепләрен танымый, дип яза «Известия».

2019 елның 19 декабрендә Россия Президенты Владимир Путин ел саен үткәрелә торган зур матбугат конференциясе барышында хәбәр иткәнчә, тикшерү комитеты Голуновны законсыз тоткарлаганнан соң, элеккеге биш полиция хезмәткәренә карата җинаять эше кузгаткан. Дәүләт башлыгы Эчке эшләр министрлыгының әлеге эшкә катнашы булган биш хезмәткәр эштән читләштерелгәнен, аларның барысы да эчке эшләр органнарыннан азат ителүен, аларга карата җинаять эше кузгатылуын билгеләп үтте.

«Медуза» хезмәткәре Иван Голуновны 6 июньдә Мәскәүдә тоткарлыйлар. Әмма журналист үз гаебен тулысынча кире каккан. Полициядә аннан мефедрон наркотик матдәсен табу хакында белдерәләр. Соңыннан журналистның җинаятьтә катнашын дәлилләп бетермәү сәбәпле, җинаять эшен туктатканнар. Журналист үзе тыелган матдәләрне тоткарлаган вакытта ташладалар, дип белдергән. Бу хакта РИА Новости сайты яза.

Тикшерү комитеты мәгълүматлары буенча, журналистка ташланган наркотиклар полиция хезмәткәрләре тарафыннан законсыз сатып алынган һәм сакланган. Якын арада бу эш буенча да ведомство рәсми гаепләү чыгарачак.

11 июньдә Россия эчке эшләр министры Владимир Колокольцев Голуновтан гаепләүләрне алу һәм аның эше белән шөгыльләнүче кайбер офицерларны, шул исәптән ике генералны, органнардан азат итүен белдерде.

Соңгы вакытка кадәр бу эшне «билгесез затлар га карата тикшергәннәр, анда шикләнелүчеләр булмаган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100