news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Голубцыда дөге урынына тагын нәрсә кулланып була?

Бәрәңге боламыгы белән дә голубцы ясап була.

news_top
Голубцыда дөге урынына тагын нәрсә кулланып була?
https://pixabay.com

Голубцы пешергәндә, дөге урынына бәрәңге салып була. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Башта кәбестәне йомшартып, голубцы ясарга яраклы яфракларын алыгыз. Бәрәңге пешереп, пюре ясагыз.

Табада суган белән фарш кыздырыгыз.

Аннары фарш, суган һәм бәрәңге пюресын бергә болгатыгыз. Бу — голубцы эчлеге булыр.

Томат пастасы белән кыздырылган кишер дә өстәргә була.

Аннары гадәти голубцы рәвешендә ясап, 40-60 минут пешерегез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар