Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Голубцы» ашы рецепты

news_top_970_100
«Голубцы» ашы рецепты
Фото: Freepik.com

Тулма (голубцы) – кәбестә яфрагына төреп пешерелгән итле-дөгеле ризык. Ул Көнчыгыш һәм Европа илләрендә элек-электән бик популяр. Хуҗабикәләр аны төрлечә пешерә, хәтта ялкауларча тулма да ясыйлар: мәсәлән, кәбестәне вак итеп турап, шуңа ит фаршы һәм дөге кушып, кәтлитләр әвәлиләр дә, табада томалап пешерәләр.

Тулма ашы да пешерергә була. Әлеге рецепт белән «Атна вакыйгалары» газетасы бүлешә.

Аш пешерү өчен кирәк: 3 аш кашыгы үсемлек мае, 1 суган, 3 тырнак сарымсак, якынча ярты килограмм сыер ите фаршы (аңа башка итләрне дә кушарга була), 2 кишер, 4-5 чынаяк туралган кәбестә, ярты стакан дөге, 4 стакан ит шулпасы, тәменчә томат соусы, тоз, борыч һәм шикәр комы, ярты чәй кашыгы паприка.

Казанга 2 аш кашыгы үсемлек мае салып, вак кына туралган суганны уртача утта 3-4 минут кыздырырга. Вакланган сарымсак кушарга. Шуннан соң тагын 1 аш кашыгы май өстәп, ит фаршы салырга. Ит пешкәч, казанга 2 см калынлыкта туралган кәбестәне, туралган кишер, томат соусы, дөге һәм ит шулпасы салырга. Ярты чәй кашыгы паприка, тәменчә тоз, шикәр комы һәм борыч өстәргә.

Шулпа кайнап чыккач, дөге пешкәнче, ашны 20-25 минут тирәсе талгын утта тотарга. Табынга биргәндә аш өстенә туралган петрушка сибәргә була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100