news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гөлсирин һәм Азат Абитовлар бәби туе уздырган

news_top
Гөлсирин һәм Азат Абитовлар бәби туе уздырган
Салават Камалетдинов

Гөлсирин һәм Азат Абитовлар бәби туе үткәргән. Бәйрәм мәҗлесе Азатның туган нигезендә Чувашстанның Батыр районы Шыгырдан авылында гөрләгән. Мәҗлестән кадрлар белән Азат Абитов социаль челтәрләрдә бүлешә.

Шыгырданда телен, динен саклап, милли кыйммәтләребезгә тугры халык яшәвен беләбез инде. Кечкенә Сылуның бәби туе да бик матур, милли рухта узган. Соңгы вакытта бөтен  артистлар бәби чәен кафе-рестораннарга сәхнәдәшләрен дәшеп бәйрәм итәләр иде. Абитовлар исә  чын татарча итеп туганнарын, якыннарын бергә җыйнап, төп нигездә үткәргәннәр. Азат Абитовның әти-әниләре оныклары Сылу хөрмәтенә гакыйка корбаны чалган. Бәйрәмгә җырчыларның продюсеры Рифат Фәттахов та килгән.

Корьән мәҗлесеннән соң бәби чәе җыр-биюләр, котлаулар белән үрелеп барган. Кунакларга Азат белән Гөлсирин, Азатның әнисе Альбина ханым һәм сеңлесе, шулай ук Гөлсириннең сеңлесе матур җырлар бүләк иткән.

 

 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар