Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлсирин Абдуллинаның яңа образына бәя бирәләр: «Шулай гына йөр, салма»

news_top_970_100
Гөлсирин Абдуллинаның яңа образына бәя бирәләр: «Шулай гына йөр, салма»
Социаль челтәрләр

Җырчы Гөлсирин Абдуллина фотосессия өчен ясалган яңа образын күрсәтте.

«Бу образ килешә, диючеләр өчен! Фотолар әзер! Бәяләрегезне бирегез әле», – дип яза җырчы социаль челтәрләрдә.

Гөлсирин Абдуллинаның бу посты янында бер генә тискәре фикер дә юк. Язылучылары җырчының кәефен күтәрә торган комментарийларны бер дә кызганмаган. Кызыл фонда кып-кызыл күлмәк, кызыл берет һәм сапоги киеп төшкән Гөлсирингә алар «гел шулай йөрергә» киңәш итә.

«Шулай гына йөр, салма»;

«Бик тә килешә! Чибәркәй»;

«Супер булган»;

«Ого! Менә бу фотосессия! Фотолар искиткеч матур, мода журналы өчен төшкән сыман»;

«Сиңа кызы төс бигрәк килешә, Гөлсирин», – дигәннәр.

Кайберәүләр, әлеге фотоларда әнисе янәшәсендә кечкенә Сылу җитми, дигән фикер дә язып калдырган.

Фото: © социаль челтәрләр

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100