Җырчы Гөлсирин Абдуллина үзенең сәхифәсендә кайгылы хәбәр белән уртаклашты. Аның туганы вафат булган. Сторисларында язуынча, туган апасын Гөлсирин бик тә якын күргән. Ул мәрхүмәнең җыр-моңга гашыйк кеше булуын да билгеләп үтә.
«Эх, Раида апа… Урының җәннәт түрләрендә булсын. Безнең әби-бабай урынына калган кешебез идең бит.
Бик юксынырбыз сине. Очрашканда рәхәтләнеп җырлашып утыра идек бит… Җыр күңеллебез безнең», – дигән ул.