news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Матур яшәргә насыйп булсын»: Гөлсирин Абдуллина гаиләсендә сөенечле вакыйга

news_top

Гөлсирин һәм Азат Абитовлар гаиләсендә куанычлы вакыйга - Гөлсириннең Адил исемле энесе өйләнгән. Иҗади гаилә Башкортстан якларында бик матур никах туенда булып кайткан.

Гөлсирин Абдуллина үзенең язылучыларына кәләшнең кулын сорарга барганны да күрсәткән иде. Никах туе да барлык йолалар буенча, шул ук вакытта үзенчәлекле узган. Җырчы гаиләсенең куанычлы мизгелләре, мәҗлестән матур видеокадрлар белән уртаклашты.

Алвр арасында кәләшнең әтисе һәм кайнатасына түбәтәй кидерү, ә әниләренә матур яулыклар яптыру, әти-әниләренең балаларына изге теләкләр теләгән күренешләре бар. Балаларын башлы-күзле иткән мизгелләрдә, әлбәттә инде, әти-әниләренең күңеле дә тулган.

"Балалар, исән-сау булыгыз, бер-берегезне тигез күреп, яратып, авыр сүзләр әйтмичә, матур итеп яшәргә насыйп булсын", - дип, үзенең иң матур теләкләрен юллый балаларына Гөлсириннең әнисе.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар