news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гөлсирин Абдуллинаның авылдашы махсус операциядә һәлак булган: «Эх, бу тынгысыз дөньяны»

news_top
Гөлсирин Абдуллинаның авылдашы махсус операциядә һәлак булган: «Эх, бу тынгысыз дөньяны»
"Татар-информ" архивы

Гөлсирин Абдуллинаның авылдашы махсус операциядә һәлак булган. Батыр истәлегенә туган авылында мемориаль такта куйганнар. Җырчы бу турыда сторисларында сөйләгән.

«Бер мәктәптә укыган идек Инсаф белән. Эх, шушы тынгысыз дөньяны! 21 яшь кенә иде бит. Люция апа белән Фәрит абыйга, туганнарына сабырлык телим. 

Кичә Инсафка Урта Кирмән мәктәбендә мемориаль такта куйдылар. Батырларыбыз безнең. Күз яшьләрсез карап булмый, күңелләр тула», – дип яза Гөлсирин. 

Инсаф Нуруллин контракт буенча мотоукчылар взводының өлкән мотоукчысы булып хезмәт иткән. Үлгәннән соң, Батырлык ордены белән бүләкләнгән. Аны 18 июльдә туган авылында җирләгәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар