Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлсирин Абдуллина: «Ярты Казанны аякка бастырдык...»

news_top_970_100
Гөлсирин Абдуллина: «Ярты Казанны аякка бастырдык...»
социаль челтәрләр

Җырчы Гөлсирин Абдуллина белән Азат Абитовның, төркемнәрендәге гармунчы егет аркасында, аздан гына фотосессияләре өзелмәгән. Музыкантны эзләп табар өчен шактый көч һәм вакыт киткән, төркем борчылып беткән.

«Ох, бүгенге иртәбез бигрәк кызу башланды. Баянчы егетебезне иртән уята алмыйча, ярты Казанны аякка бастырдык.

Ул безгә алдан: «Банкеттан соң гына кайтам, шалтыратып уятырсыз», – дип әйтеп куйган иде. Иртән барыбыз да шалтыратабыз, ул юк. Ярты Казанны аякка бастырдык! Ахырда, ул яши торган йорттан ерак түгел яшәүче дусларыбызны эзләп таптык. Алардан ярдәм сорарга туры килде. Рәхмәт Раиләгә, адресын эзләп табып, домофонына шалтыратып уятты. Ярты сәгать кала фотосессиягә килеп җитте ул. Молодец, өлгерде», – дип сөйләгән Гөлсирин сторисларында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100