Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлсирин Абдуллина: «Мине котласагыз була!»

news_top_970_100
Гөлсирин Абдуллина: «Мине котласагыз була!»
Фото: Гөлсирин Абдуллинаның шәхси аккаунтыннан

Яшь җырчы Казан дәүләт мәдәният институтының магистратурасын кызыл дипломга тәмамлаган.

«Аллага шөкер! Мине котласагыз була! Югары белем дипломы алдым.

Бик зур рәхмәтем һәрвакыт ярдәм кулы сузуы, аңлавы, киңәшләре, дәресләре өчен Винера апа Ганиеевага! Һәм барлык укытучыларыма зур рәхмәт!» – дип куанычы белән уртаклашкан Гөлсирин социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Гөлсирин диплом алырга гаиләсе белән – ире Азат Абитов һәм нәни кызы Сылу белән бергә барганнар. Ләкин нәкъ менә Гөлсирингә диплом биргән тантаналы мизгелләрне Азат белән Сылу күрми калганнар. Чөнки бу вакытта аулаграк җирдә бәләкәч йоклый торган булган.

Азат Абитов: «Кереп өлгермәдек, йокладык», – дигән.

Гөлсиринне шушы шатлыгы белән бик күпләр котлаган. «Уңышлы диплом булсын. Халык артисты дигән исемгә китереп җиткезсен!», «Уй-хыялларың тормышка ашсын», «Куанычын күрергә язсын», «Игелекле дипломнар булсын. Афәрин, Гөлсирин, барысына да өлгерәсең», «Котлыйбыз. Яратабыз. Азат белән дуэтларыгызны көтеп калабыз», – дип җылы сүзләр ирештергәннәр яшь җырчыга, яшь әнигә виртуаль дуслары.

Бу теләкләргә «Интертат» редакциясе дә ихластан кушыла.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100