news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гөлсирин Абдуллина: «Күңелле мәшәкатьләр белән йөрибез»

news_top

Җырчы Гөлсирин Абдуллина күңелле яңалыклар белән уртаклаша. Тиздән алар гаиләсендә туй көтелә. Гөлсириннең бер энекәше башлы-күзле булачак.

«Без бүген юлда, дуслар. Башкорстан якларына Илеш районына китеп барабыз.

Минем бер энекәшем йөргән кызына тәкъдим ясаган иде. Без исә бүген кыз сорарга барабыз. Менә шундый күңелле мәшәкатьләр белән йөрибез.

Азатларның андый тәҗрибәләре бар инде. Ә менә минем әни бик нык борчыла», – дип сөйләде ул бу хакта сторисларында.

Гөлсириннәр гаиләдә дүрт бала. Аның бер сеңлесе һәм ике энекәше бар. Бер энекәше Ислам Гөлсирин белән Азатның концертларында музыкант һәм җырчы буларак чыгыш ясый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар