Җырчы Гөлсирин Абдуллинаның социаль челтәрләрдәге усал теллеләргә иммунитеты барлыкка килмәгән бугай әле, ул аларны шактый авыр кабул иткәнгә охшый. Кайбер комментарийларны ул сторисларына да чыгара.
Шушы арада бер ханым, мәсәлән, Гөлсирингә шактый каты гаеп ташлаган. «Ирен гаиләсеннән аерып алды бугай ул, ялгышмасам», – дип комментарий калдырган.
Гөлсирин комментарий иясен «подписчик»ларына да күрсәткән һәм: «Кемнең ирен урладым?» – дип язып куйган.
Әлеге усал телле ханымга, Гөлсиринне яклап, җавап язучылар да булган.
«Нәрсә әйткәнегезне аңладыгызмы? Алар университетта бергә укыдылар, очрашып йөрделәр. Укып бетергәч өйләнештеләр. Язар алдыннан нәрсә әйтәсегезне бераз уйлагыз инде», – дигәннәр.
