Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлсирин Абдуллина ике айлык сабые Сылу белән...

news_top_970_100
Гөлсирин Абдуллина ике айлык сабые Сылу белән...
Гөлсирин Абдуллинаның шәхси аккаунтыннан

Җырчы кечкенә кызының пәпиләрен генә кертеп социаль челтәрдә фото куйган.

«Безгә бүген ике ай!

Догачым бул, балам, дәвамчым,

Тормышым яктыртып тугансың.

Ал таңнарың бәхет юрасын,

Догачы бул, балам, догачым.

Әлеге җыр сүзләре шундый матур. Бигрәк тиз уза бу вакыт. Әле кайчан гына бәби көтеп йөргән идек, инде ике ай булган да куйган», – дип язган Гөлсирин үзләренең назлы, ягымлы әниле һәм бәбиле фотосы астына. Әлеге фотода яшь әни бәләкәченең пәпиләрен «пәп» итә.

«Иң тәмле ис – бәби исе», «Тәмлүшкә!», «Сөбеханалла, ике ай булдымы инде бәләкәчегезгә!», «И-и-и, пәпиләре», – дип язганнар бәби сөясе килгәннәр. Сылуның тәүфыйклы, миһербанлы, акыллы, сәламәт һәм бәхетле булып үсүен теләгәннәр.

Гөлсирин баласын язылучыларына әлегә тулысынча күрсәтми. Бу аңлашыла да. Шулай ук Гөлназ Асаева, Алсу Фазлыевалар да балаларының әзрәк үсүләрен көтә булса кирәк. Ә кызыксынучан халыкның, бәбигә тансык кешеләрнең сабыйларны инде тизрәк күрәселәре килә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100