Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлсирин Абдуллина һәм Азат Абитовтан шатлыклы яңалык

news_top_970_100
Гөлсирин Абдуллина һәм Азат Абитовтан шатлыклы яңалык
"Татар-информ" архивы

Иҗади гаиләнең тамашачы яратып өлгергән «Тыңла җилне» җырына клибы чыккан. Бу турыда Гөлсирин дә, Азат та социаль челтәрдәге сәхифәләрендә хәбәр иткәннәр.

«Тыңла җилне» җырына төшерелгән клип YouTube каналыбызда!

Зур рәхмәт җырның авторларына: Рамил Әсхәдуллин һәм Ризидә Мөхәметшинага. Зур рәхмәт клипның сценаристы, режиссеры – якын дустыбыз Азат Садыйковка, аның хатыны Миләүшәгә (администратор) һәм аларның уллары Самирга (кызыбыз Сылуның дусты). Рәхмәт әлеге өйдә төшерергә рөхсәт бирүчеләргә.

Алдан ук зур рәхмәт шушы клипны карап, фикерләрен язып калдыручы тамашачыларга. Без тырыштык!» – дип язганнар Азат – Гөлсирин.

Мәхәббәт бөркелеп торган әлеге клипны виртуаль дуслары да яратып кабул иткәннәр. «Шәп булган бу», «Килешле чыккан», «Тавышыгыз бик көчле, бик матур. Клип турында берни дә әйтә алмыйм, җыры шәп!» – дип, комментарийлар калдырганнар. Яшь гаиләгә тигез тормыш, иҗади уңышлар теләүчеләр дә булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100