news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гөлсирин Абдуллина: «Еладым… Барысын да аңлатты... Аңлаганнар – аңлый»

news_top

Бу көннәрдә Казанда Илсөя Бәдретдинова концертлары гөрли. Аларның чираттагысына җырчы Гөлсирин Абдуллина да барган. Гөлсириндә үзенә дә туры килә торган «Артист» җыры аеруча зур тәэсир калдырган. Җырчының чыгышы вакытында зур экранда Илсөя Бәдретдиновага хейтерлары калдырган авыр сүзләр, тискәре комментарийлар да чыгып барган.

«Шәп номер! Күңелем тулды, түзеп буламени... Еладым… Барысын да аңлатты. Аңлаганнар – аңлый! Сүз юк, браво! Чын артист син, Илсөя Бәдретдинова! Комментарийлар язалар шул, уйламыйча язалар. Сындырырга теләп язалар… Без барыбыз да – кеше балалары, тере, гади кешеләр... Тик кемгәдер Аллаһтан талант бирелгән, нәкъ менә бер-беребезнең яраларын төзәтергә, ярдәм итәргә... Эх, алдан уйларга кирәк бит, уйларга», – дип яза Гөлсирин үзенең сторисларына.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар