news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гөлсирин Абдуллина белән Азат Абитов «Мунча ташы»на киткән?

news_top
Гөлсирин Абдуллина белән Азат Абитов «Мунча ташы»на киткән?
Владимир Васильев

Чаллыда «Мунча ташы» миниатюралар театрының гастрольләре булды. Программада «көн кадагына суга торган» юмор да, сатира да, моңлы җырлар да, биюләр дә бар.

Әлеге тамашада Рәшит Ваһапов фондының талантлы яшь җырчылары Гөлсирин Абдуллина белән Азат Абитов та чыгыш ясаган. Тамашачы җырчыларны кат-кат сәхнәгә чакырып алкышлаган. Бу хакта «Шәһри Чаллы» газетасы хәбәр итә.

Гөлсирин Абдуллина белән Азат Абитов әллә «Мунча ташы» театрында эшли башлаганмы? «Шәһри Чаллы» шул сорау белән җырчыларның үзләренә мөрәҗәгать иткән.

«Гамил абый Әсхәдулла республиканың Чаллы, Казан кебек зур шәһәрләрендәге концертларында чыгыш ясарга чакырган иде. Без, рәхмәтле булып, ризалаштык. Чаллы тамашачысы да безне сагынган икән», – дип җавап биргән Гөлсирин «Шәһри Чаллы» газетасына.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар