Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлсирин Абдуллина: «Барысына мин гаепле...»

news_top_970_100
Гөлсирин Абдуллина: «Барысына мин гаепле...»
социаль челтәрләр

Төрле гауга, интригаларга катнашмыйча, тыныч кына иҗат итүче җырчы гаилә – Гөлсирин һәм Азат Абитовларның да хейтерлары җитәрлек икән. Гөлсирин бу хакта сторисларында сөйләде һәм үзләренә килгән комментарийларны күрсәтте.

Мәсәлән: «И җанкисәкләрем, тавышларыгыз туры килми бит бигрәк. Гөлсирин чинап җырлый, Азатның тавышын боза. Бергә җырламагыз, аерым-аерым әйбәтрәк булыр», – дип киңәш иткән аларга бер ханым.

«Гөлсирин иренен кабарткан», – дип язган бик белдекле рәвештә икенчесе.

Азатның азрак тазарып китүенә ишарәләп: «Азат авырлы кебек», – дип тә язып куйганнар.

«Бу комментарийларга карасаң, мине шундый яраталар. Барысына мин гаепле. Чиный, боза, бала ясаган. Әле, өстәвенә, иреннәрен кабарткан. Ярар инде, татар эстрадасында мин генә калган идем бит кабартмыйча. Миңа да ярый инде», – дигән Гөлсирин комментарийларны сторисларына чыгарып.

Ләкин җырчы андый сүзләргә кәефен төшерми. «Дөресен әйткәндә, шулай уйлап чыгарып язганнарны укуы миңа шундый кызык», – дип язган ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100