Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлсирин Абдуллина баласының кемгә охшаганын әйткән: «Сылу да кире»

news_top_970_100
Гөлсирин Абдуллина баласының кемгә охшаганын әйткән: «Сылу да кире»
социаль челтәрләр

«Туган тел» телеканалындагы «Сер итеп кенә» тапшыруы алып баручысы Роза Хәйруллина җырчы Гөлсирин Абдуллина белән Азат Абитовтан кечкенә кызлары Сылу турында сорашкан.

Өчәүләп килеп җиткәнсез Уфа хәтле Уфага! Бала белән йөрүнең авырлыклары бардыр, Гөлсирин, әйеме?

Гөлсирин:

Элегрәк җиңел иде. Хәзер менә үсә башлагач, баланы тыеп булмый. Аның да характеры бар. Ләкин иң мөһиме – бала безнең белән. Борчыласы юк. Кем, кайда, ничек карый, ашаганмы ул, елыймы, юкмы… Без балабызны үзебез карыйбыз, Аллаһка шөкер. Болай күңел күпкә тынычрак..

Сылу кайсыгызга күбрәк охшаган холкы-гадәтләре буенча?

Азат:

Холкы белән күбрәк миңадыр инде.

Гөлсирин:

Әйе, Сылу да кире.

Роза Хәйруллина:

Азат әйтә, «мин кызсам, озак суынам», ди. Бу чыннан да шулаймы?

Гөлсирин:

Әйе, анысы бар, икебез дә Әтәч елында туганбыз. Бик кызу кешеләр без.

Азат:

Әмма Сылу бик тиз «суына». Ул яктан әнисенә охшаган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100