Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлсирин Абдуллина: «Баласын төшергән, дигән сүз чыгарганнар. Гайбәт!»

Җырчы Гөлсирин Абдуллинаның кызы Сылуга тиздән 1 яшь тула. Бу – Гөлсириннең әни булгач биргән беренче интервьюсы. Ул аны нәкъ менә «Интертат»ка бирде.

news_top_970_100
Гөлсирин Абдуллина: «Баласын төшергән, дигән сүз чыгарганнар. Гайбәт!»

«Нервлар да какшап ала»

Әни булгач, тормышлар үзгәреп китә, диләр. Ничек сиңа әни булу, Гөлсирин?

Бәби тапкач та аны беренче тапкыр имезергә китерәләр… Бер – сүз белән дә аңлата алмаслык зур бәхет һәм ләззәт. Бәләкәчемне күргәч, каз тәннәре чыккан иде. Җир шарын әйләнеп чыккан кебек хис итәм үземне, диимме. Үзеннән-үзе елыйсы килә башлый, күңел тула, бугазга төер утыра. Әни булган кеше генә аңлый аладыр бу халәтне. Шушы мизгеле татып карар өчен, бөтен авырлыкларга түзәргә була. Шушы бәхет белән чагыштырганда, алар чүп кенә.

Авыр таптыңмы?

Сылуыбыз 6 сәгать эчендә туды. Сәгать төнге 3тә суым китте. 9:55 сәгатьтә кызыбыз дөньяга аваз салды, Аллаһка мең шөкер.

Гаиләгездә бала барлыкка килгәч, Азат үзгәрдеме?

Азатка әти булу бик килешә. Ул моңа кадәр дә гаилә җанлы кеше иде, тик кызыбызның тууы аны тагы да гаиләгә тарта башлады. Ашкынып өйгә кайта ул. Җаваплылыгы да артты. Әти-әни булганчы, барыбер үзебез өчен генә җаваплы бит инде без. Ә монда – безнең канатыбыз астында – шундый самими кызыбыз. Ул безгә матур, туп-тулы күзләре белән карый. Ул мәхәббәтебезгә һәм ярдәмебезгә мохтаҗ. Ул безнеке! Аллаһы Тәгалә аны безгә бәхетнең чын мәгънәсендә ни икәнен аңлатыр өчен биргән.

Шушы дөньяга килгәнгә, тагын бер кабатлап әйтәм, безне бәхетле иткәнгә, без Сылуыбызга бурычлы. 

Бала тапкач, гаилә мөнәсәбәтләре дә сынала, диләр. Бер-береңне аңларга теләмәү, синең хәлсезлегең…

Бер-береңне аңларга тырышырга кирәк. Бала йокламаган вакытта йокы туймый, мәсәлән. Андый вакытларда гел матур сүзләр генә әйтешеп тормыйсың инде. Нервлар да какшап ала. Болай, Аллаһка шөкер, кызыбыз йокламаса, Азат уяна, миңа ярдәм итәргә тырыша. Башта бик уянмый иде, менә, вакыт үткәч, анысына да өйрәнде.

Азат синең бераз көчсез булган вакытыңда нинди иде?

Хатын-кызга түзәргә кирәктер инде ул. Азат: «Мин бала елар дип уйлаган идем, монда син үкереп утырасың», – дигән иде. Азат кызулык хас, тик ул барыбер мине аңларга тырышты. 

Син иҗатыңны, чыгышларыңны тиз арада башладың бугай. Бераз ял итеп тә алмадың ахры?

Әни булгач, иң беренче чыгышым хәйрия концертында булды. Сылуга 2 ай булды микән, бәләкәй иде инде. Азат этеп-төртеп торды инде. «Сине тыңлаучылар, ишетергә теләүчеләр бар, әйдә инде эшлибез», – дип, мине гел үсендерде, рәхмәт аңа.

Бала табуың җырлау сәләтеңә йогынты ясадымы?

Элек җиңелрәк, иркенрәк җырлана иде кебек. Үзем шөгыльләнәм. Винера Әхәтовна (Винера Ганиева – ИТ) янына барып килергә иде менә, Аллаһ боерса.

Сылу сине көтеп өйдә каламы?

Бер дә калдырасыбыз килми шул. Гел үзебез белән йөртәбез. Без чыгыш ясаган арада, аны я коллегаларыбыз, я энекәшем Адил карап тора. 

Бала белән үзең дә үстеңме?

Әйе-е-е-е-е. Элегрәк «ярый, чыгышлар булса, Сылуны калдырып китәрбез әле» дип уйлый идем. Башымда җилләр уйнаган икән, дим. Ярый – мин, аны Азат та калдырып китә алмый.

«Азат өйгә акчаны җитәрлек алып кайта»

Сез хәзер үзегез генә эшлисез, кагыйдәләрне дә үзегез билгелисез. Ничек җиңелрәк, рәхәтрәк?

Икесенең дә уңай һәм тискәре яклары бар. Продюсер белән эшләгәндә һәр көнең диярлек планлаштырып куелган. Кая барасың, нинди җырыңны башкарасың, хәтта ни киясең – болар барысы да инде хәл ителгән. Ә хәзер без барысын да үзебез эшлибез. Чишелеш таләп иткән сораулар, җаваплылык арта. 

Үз-үзеңә хуҗа булуның уңайлы ягы?

Сайлау синең кулыңда. Иртәгә, әйтик, мәҗлестә чыгыш ясыйсым бар, ди, тик минем мөһим эшем барлыкка килә. Сөйләшеп булса, кунаклар артык конфликт күтәрмәсә, ул чыгыштан баш тартырга була. 

 Янә берәр продюсер белән эшләү теләгең юкмы?

Алинә, беләсеңме, мин ул мәктәптә дип әйтик, инде 8 ел тәҗрибә тупладым. Укучылар, 11нче сыйныфны тәмамлагач, кире мәктәпкә укырга кайтмыйлар бит. Хәзер үзебезгә эшлисебез килә.

Концертлар көтеләме?

Башкортстан якларына гастрольләр белән чыгарга планлаштырабыз. Бу гастрольләр октябрь-ноябрь айларында булыр дип уйлаган идек, тик, өлешчә мобилизация башлану сәбәпле, тамашачылар билетларын кайтара башлаганнар иде, шуңа күрә кичектерергә туры килде. Районнар, зур авыллар исемлеген әле төзедек кенә. 

Татарстанда кайчанрак гастрольләрегез булыр икән?

Киләсе сезонга, Аллаһ боерса. Ныклап әзерләнергә иде.

Программагыз кабат туй белән бәйле. Мин дә, кайбер башка журналистлар да: «Шул бер туй булды инде», – дип язган идек.

Шуңа күрә «Туй – концерт түгел» дигән программа төзедек. Кызык булачак, килегез.

Азат башка өлкәдә эшләмиме? Бала булгач, акча да кирәк. Хәзер бәяләр арта да арта...

Азат әлегә башка бер җирдә дә эшләми. Бары тик иҗат белән шөгыльләнә, җырлый. Аллаһка шөкер, безгә җитә. Азат өйгә акчаны җитәрлек күләмдә алып кайта. Мин үзем декрет ялында, әле дә «Ваһапов» фондында рәсми рәвештә эшлим.

Хәзер менә «Мунча ташы» театры белән эшлисез. Алар сезгә үзләре чыктымы?

Бер 10 ел элек, Алабуга мәдәният көллиятендә укыганда, мин алар белән эшләгән идем инде. Без алар белән бер банкетта танышкан идек. Шуннан соң концертларга, банкетларга дәшә башладылар. Якын-тирәдәге шәһәрләргә гастрольләргә дә ияртәләр иде. Мин, әлбәттә, биш куллап ризалашкан идем. Ул вакытта барысы да кызыклы, студент кыз бит инде мин. Аннан соң бер кыз төркемнән китте дә, миңа аның ролен үтәргә тәкъдим иттеләр. Ул роль 2 секундлык кына иде, мин ризалаштым. Искәндәр абый Мотыйгуллинның усал киленен уйнаган идем мин.

Усал холыклы рольне башкару җиңел бирелмидер сиңа.

Миндә усаллык бар. Тәрбиядән киләдер ул. Әйтеп тә куя алам мин. Иҗатка кагылган гаделсез комментарийларга исем китми. Әмма берсендә – әле мин ул вакытта йөкле дә түгел идем – шундый сүз чыгардылар: имеш, мин баламны төшергәнмен. Гайбәт! Менә шушы сүзләр өчен эчтән янып йөрдем, нык котырдым. Бернәрсә белмәгән килеш, ничек кеше, оялмыйча, теләсә нәрсә сөйләп йөри ала икән?! Ул вакытта бала турында уйламый идек тә әле без.

Ничек уйлыйсың, танылуга комачаулый торган иң төп сәбәпләрнең берсе нидә?

Тамашачыга ни кирәген аңлап бетереп булмый. Берәр җыр әзерлисең, аңа өметләр баглыйсың, акчасын тыгасың, – ә ул «атмый». Ә өч тиенлек җыр популярлашып китәргә мөмкин. Кайчак халык җырын сорыйлар бит инде, рәхәтләнеп башкарам. Андыйны чыгарасың: «Ник заманча түгел?» – диләр. Без эзләнүдә, кыскасы. Һәм гел эзләнүдә булырга кирәктер дә, чөнки шушы очракта гына алга китеш булачак. 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 24 февраль 2023
    Исемсез
    Бик зирэк, акыллы фикерлэре Гэлсириннең. Молодец
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100