Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлсирин Абдуллина Алия Карачуринаны кисәткән булган: «Ришатка гашыйк булмаска тырыш»

news_top_970_100
Гөлсирин Абдуллина Алия Карачуринаны кисәткән булган: «Ришатка гашыйк булмаска тырыш»
тапшырудан скриншот

Җырчы Алия Карачурина-Төхвәтуллина Лилия Кадыйрованың «ТНВ» каналында чыга торган «Сөйләшергә кирәк» тапшыруында Ришат Төхвәтуллин белән ничек очраша башлаганнары турында сөйләде.

– Ришат белән танышканчы, аның баянчысы белән дусларча аралаша идем. «Ришат клубта чыгыш ясый икән. Әйдә, шунда барыйк», – дип әйтте дус кызым. Мин төнге шау-шулы клубларга йөрергә яратмыйм, Ришат чыгыш ясый, дигәч кенә барырга ризалаштым. Ришат янына килеп, баянчысына сәлам әйтергә куштым. «Ә, син Алия мени!» – диде Ришат. «Ул мине белә икән», – дип уйлап куйдым.

Шуннан соң без Винера Әхәтовна концертында күрештек. Шуннан соң без «ВКонтакте»да дусларча гына языша башладык. «Ой, шундый егет!» – дип, өметләрем бар иде. Аннары без Ваһапов фестивалендә күрештек. Анда ул минем номерны алып калды. Ешрак сөйләшә, аралаша башладык. Һәм ул мине «свидание»га чакырды.

Минем белән яшәгән дус кызларым, шуларның берсе – Гөлсирин Абдуллина миңа: «Ришат кызлар ярата. Син аңа гашыйк булмаска тырыш», – диде. Аның Ришат белән бер төркемдә эшләгәне бар иде. «Гашыйк булсаң, шундук әйтәм: сиңа авыр булачак», – дип кисәтте Гөлсирин. Гөлсирин минем өчен борчылгандыр, – ди Алия Карачурина-Төхвәтуллина.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100