Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Голос» тамашасының юбилей чыгарылышында остазлар исемлеге билгеле

«Голос» тамашасының юбилей чыгарылышында кәнәфиләрдә Дима Билан, Пелагея, Александр Градский һәм Леонид Агутин утырачак.

news_top_970_100
«Голос» тамашасының юбилей чыгарылышында остазлар исемлеге билгеле
"Беренче канал"дан скриншот

«Голос» тамашасының 10нчы юбилей сезонында Дима Билан, Пелагея, Александр Градский һәм Леонид Агутин остаз булачак, дип хәбәр иткән Беренче канал матбугат хезмәте «РИА Новости» агентлыгына.

Телевизион проектның юбилей сезоны яңа студиядә узачак.

«Тамашага беренче кастингны уңышлы үткән башкаручылар да кертелгән (якынча 120 кеше). Алар арасында сайлап алу турын узган, әмма үткән сезонда чыгыш ясарга өлгермәгән 18 катнашучы да бар. „Голос“ тамашасы сәхнәсенә профессиональ башкаручылар да, һәвәскәрләр дә чыгыш ясаячак. Аларның төп шөгыле музыка белән бәйле түгел, катнашучылар арасында юрист, хисапчы, тел белгече, менеджер, электромонтер һәм хәтта полиция хезмәткәре дә бар», — дип хәбәр итә оештыручылар.

Традиция буенча, конкурста Россия һәм чит илләрдән башкаручылар катнаша.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100