Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Голос»та жюри булган җырчы Пелагея иреннән аерылырга карар кылган

33 яшьлек Россия эстрадасы җырчысы, «Голос» проектында жюри булып танылган Пелагея үзенең 27 яшьлек ире — хоккейчы Иван Телегин белән аерылышулары хакында Инстаграм битендә игълан итте. Кызлары Таисия хакына алар җылы мөнәсәбәтләрен саклап кала алган.

news_top_970_100
«Голос»та жюри булган җырчы Пелагея иреннән аерылырга карар кылган
Салават Камалетдинов

«Дусларым, массакүләм мәгълүмат чараларында «Пелагеянең «гаугалы» аерылышуы» яңалыгы артык төпкә кереп китте һәм мин монда, безнең сезнең белән блог битләрендә рәсми белдерү ясарга мәҗбүр булдым.

Матбугат көтмәгәндә безнең Иван Телегин белән аерылышуыбыз турында хәбәрләр чыгарды, гәрчә безнең бернинди каршылыклар булмаса да, без яхшы мөнәсәбәтләрне саклап кала алдык, бу хакта ммчда игълан да иттек.

Шулай килеп чыкты: без күптән Иван белән аерылышырга карар кылдык, инде сигез ай бергә яшәмибез, моның турында күпләр белә.

Һәм Яңа ел алдыннан шушы фейк яңалыклар ташкын булып таралды… Баштан миңа фейкларның таралуын күзәтү кызык иде. Минем тормышымны алар ничек тасвирлаганы сәерлек тудырды, чөнки мин барысының да чынлыкта ничек булганын беләм, шуңа күрә параллель чынбарлыкны булдыру процессын гына күзәтергә калган иде.

Массакүләм мәгълүмат чараларына мөрәҗәгать итәсем килә. Җәмәгать, сезне әдәпсез уенда кулланалар. Аноним чыганакларга ышанмагыз. Реаль кеше әйткәнне генә языгыз һәм шуннан соң фикер алышыгыз. Үзегезгә басым ясамагыз, чөнки сезне миңа басым ясау коралы итеп кулланучыларга шунысы файдалы: аларга Иванның миллионнары кирәк. Миңа ул акчалар кирәкми, ә сезгә алар закон буенча да элгә алмаячак.

Мине белгән һәр кеше менә «мондый» вакыйгаларда беркайчан да катнашмаганымны хәтерли. Бу — минем яшәү рәвешем, юлым түгел, миңа ялган яңалыклар ыргыту да, җәнҗал-интрига-тикшерү эшләре дә кирәкми. Мин хәзер яшәвемне генә дәвам итәм. Кызым белән шөгыльләнәм, сәламәтлегемне кайгыртам, җәйгә һәм көзгә гастрольләр планлаштырам», — дип сөйли видеомөрәҗәгатьтә Пелагея.

«Пелагея! Син зирәк, сез икегез дә акыллы кешеләр! Дөнья рельстан бераз читкә киткән… Мин сине иҗат һава кебек кирәк булган иң ихлас артистларның берсе буларак беләм. Тапшырулар буйлап дөреслегеңне дәлилләп йөрмисең. Төп сорау — ә кемгә дәлилләргә соң?! Синең эшеңне һәм үзеңне кыерсыткан комментарийларга җавап бирмә!», — дип язганнар җырчыга.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100