«Голос»та җиңгән Башкортстан кызына мактаулы исем бирделәр
17 яшьлек Яна Габбасова Нефтекама шәһәрендә туган.
«Голос» тапшыруының тугызынчы сезонында җиңгән Яна Габбасовага Башкортстанның атказанган артисты исемен бирделәр. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.
Җырчы белән Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров очрашты һәм бүләкне тапшырды. «Бу — минем өчен зур горурлык», — ди Яна.
17 яшьлек Яна Габбасова Нефтекама шәһәрендә туган. Ул финалга чыккан бердәнбер кыз булды. Калганнары егетләр иде.
«Голос»тан соң яңа җырлар яздырырга планлаштыра, диелә бу хәбәрдә.