Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Голос» проектында Эльмира Кәлимуллина белән җырлаган артист үз-үзенә кул салган

news_top_970_100
«Голос» проектында Эльмира Кәлимуллина белән җырлаган артист үз-үзенә кул салган
https://www.mk.ru/

Мәскәүдә яшәп иҗат итүче танылган опера һәм эстрада җырчысы, Россиянең атказанган артисты Евгений Кунгуров үз-үзенә кул салган. Бу хакта «Московский Комсомолец» хәбәр итә.

Әлеге куркыныч вакыйга алдыннан җырчының тормыш иптәше полициягә мөрәҗәгать иткән. Ул алардан, фатирларына барып, ире белән барысы да яхшымы икәнлеген тикшерүләрен сораган. Хокук саклау хезмәткәрләре аның җансыз гәүдәсен Мәскәү үзәгендәге Зоология урамындагы йорты янында тапканнар. Җырчы биеклектән сикереп һәлак булган.

Үләр алдыннан Евгений, үз-үзенә кул салырга җыенуы хакында әйтеп, хатынына смс-хәбәр җибәргән. Рәсми булмаган чыганаклар артистның соңгы вакытта депрессиядә булуын, психиатрда дәвалануын да яза.

Евгений Кунгуров 2011 елда «Зур опера» проектында катнашканнан соң популярлык казанган. Шулай ук артист «Голос» телевизион проектында катнашкан. 2014 елда Чечен һәм Ингушетия Республикасының атказанган артисты исеменә лаек булган. Былтыр Евгений Россиянең атказанган артисты исемен алган. Калининград музыка театры солисты булып торган.

Евгенийның 2 яшьлек кызы һәм 8 яшьлек улы калды.

«Голос» проектында Евгений Кунгуров җырчы Эльмира Кәлимуллина белән дә чыгышлар ясаган иде. Эльмира Кәлимуллина да, мәрхүм белән төшкән фотосын куеп, үзенең сторисларын: «Ничек инде шулай, Женечка Кунгуров?» – дип яза.

Җырчы Динә Гарипова да Евгений белән соңгы очрашуларыннан фото урнаштырган. «Женя, Женечка, бу безнең соңгы тапкыр очрашуыбыз булуга ышана алмыйм», – ди ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100