Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Голос.Дети"дагы җәнҗалны полиция тикшерәчәк: Алсуга һәм аның иренә "статья" яный?

"Голос.Дети"дагы җәнҗалны полиция тикшерәчәк: Алсуга һәм аның иренә "статья" яный?

news_top_970_100
"Голос.Дети"дагы җәнҗалны полиция тикшерәчәк: Алсуга һәм аның иренә "статья" яный?
"Голос.Дети"да җиңүчеләр өчен тавыш бирү белән бәйле җәнҗалны полиция тикшерәчәк, дип яза "Комсомольская правда".

Мәскәүнең Останкино районы эчке эшләр министрлыгы бүлекчәсенә "Голос"та катнашкан Рушана Вәлиеваның икетуган абыйсы Илгиз Вәлиевтән гариза килгән. Ул Микелла Абрамованың әти-әнисен, ягъни җырчы Алсу белән аның ире Ян Абрамовны, тавыш бирүдә махинацияләр оештырганнар дип, җаваплылыкка тартырга өнди. Илгизнең гаризасын адвокат Искәндәр Фәхретдинов алып килгән. Илгиз Вәлиев тавыш бирүдә тавышлар сатып алынганмы юкмы икәнен тикшертмәкче. Чөнки бу сорауга Первый канал да, тавыш бирүнең гаделлеген тикшергән Group-IB компаниясе дә җавап бирмәгәннәр.

"Голос.Дети" проекты җиңүчесен билгеләгәндә Микелла Абрамова өчен 38 мең ялган СМС һәм шылтырату килгәне мәгълүм. Әмма аларны кем оештырган соң?

Илгиз Вәлиев менә шуны ачыклауны таләп итә дә инде. Адвокат Искәндәр Фәхретдинов Микелла Абрамованың гаделсез җиңүе Җинаять кодексының 184 маддәсенә туры килә дип саный - "Рәсми спорт бәйгесе яки тамашачылы коммерцияле конкурс нәтиҗәләренә хокукый яктан тыелган йогынты ясау". Бу маддә буенча җиде елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү янарга мөмкин. 

  • Рушана Вәлиева "Голос.Дети"да өченче урын алган иде. Ул Башкортстаннан. Кыз Сергей Шнуров командасында булды. Рушана Ольга Бузованың "Мало половин" хитын җырлады, аның бу чыгышы ютубта өч миллионга якын тапкыр каралды. 

Абыйсының гаризасы турында Рушана берни белми икән.

- Әйе, минем андый абыем бар, әмма мин ситуация турында хәбәрдар түгел, - дигән ул КПга. - Шуңа берни әйтә алмыйм. 

  • Искәртеп үтик, "Голос.Дети" телепроектының алтынчы сезоны нәтиҗәләре, аномаль тавыш бирү билгеләре ачыклангач, гамәлдән чыгарылды. Телепроектта Микелла җиңгән иде. Күп кенә тамашачылар нәтиҗәләрне фальсификацияле дип атадылар. Шуннан соң Первый канал финалны кабат үткәрергә мәҗбүр булды. Финалда катнашкан бөтен балалар җиңүче дип табылды, аларның һәммәсенә берәр миллион сум акча бирелде. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100