Шагыйрә һәм язучы Гөлнур Айзат «ВКонтакте» сәхифәсендә тормыш иптәшен бик хисле итеп туган көне белән котлаган.
«Бүген сиңа 65! Ну, картым, сине бу көннәргә җиткезә алганга ышанып та булмый! Балаларыбыз, туганнарыбыз, чын дусларыбыз белән без сиңа 8 ел гомер өстәдек!!! Нәрсә, үзең дә ышанмыйсыңмы?! Ышанмассың шул. И, безнең бергә күргәннәр. Мин юкка гына сиңа «Корыч аргамак» дип кушмадым инде. Көлә идең миннән: «Писака! Тагын ни яздың инде?» – дип...
Ә бит шул язучылык сыйфатым булмаса, синең белән булган бу авырлыкларны мин җиңеп чыга да алмаган булыр идем… Аңлыйсыңмы?!
Әле ярый Аллаһы Тәгалә миңа шул сәләтне бүләк иткән! Кычкырып елар чакларда, сине 1-2 адым дип санап атлатканда да, мин җырлар, шигырьләр, хикәяләр яздым...
Исеңдәме, сине анонимкалар белән аптыраттылар… Имеш, мин иҗатым белән кешеләрне эшләреннән бүләм… Ни генә булса да, мин иҗатымны ташламас идем. Иҗат – минем терәгем ул, йөрәгем ул, пар канатым да!
Син аңладың! Мине иҗат яшәткәнне аңладың… Хәзер кем генә килсә дә, син миңа аларга китапларымны бүләк итәргә кушасың. Син бит беләсең: ул китаплар, ул әсәрләр минем төн йокыларым хакына язылганын! Китапларым нәшрияттән кайткач, беренче тапкыр мин аларны синең кулыңа тоттырам. Аларда бит синең дә хисләрең, уйларың. Минем яшәвемне теләгән өметләрең! Ә мин булмасам? Син бит аңлыйсың, мин бөтен гомеремне, тормышымны сиңа багышладым. Сиңа!!!
Бүген сиңа 65!
8 ел элек без сине югалта ала идек… Шушы 8 ел эчендә синең белән башкача, бүтән тормышта яшәргә өйрәндек без!
Давай бирешмик, мишәрем! Яшик әле! Тормыш – кеше өчен иң кадерле нәрсә! Шуны бел! Нәрсә, уйга калдыңмы? Уйлый алуың – үзе бер бәхет!
Исән булыйк, җаным!» – ди ул.
Гөлнур Айзатның тормыш иптәше Азат Касыймович элек Буа районы башлыгы булып эшләгән иде. Хәзер инде лаеклы ялда. Соңгы елларда авырый, аны карау һәм сәламәтлеген ныгыту өчен Гөлнур ханым күп көч куя.