Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлнур Айзат: «2 сүз язарга иренеп, «хәерле иртә» дип открыткалар җибәрү – ул ялкаулык»

news_top_970_100
Гөлнур Айзат: «2 сүз язарга иренеп, «хәерле иртә» дип открыткалар җибәрү – ул ялкаулык»
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Гөлнур Айзат телефон турында бик кызык пост язган.

«Үлде!

Кем үлде дисезме? Юк ла инде, кем түгел, нәрсә үлде!

Нәрсә, нәрсә?

Телефон үлде!

Шундый матур җыр текстлары, көтелмәгән уйларым, хисләрем белән бергә үлде! Бәлки, шундый матур җырлар туган булыр иде.

Телефоным үзенә дуслар, танышлар, туганнар тутырган «Тик-Ток» видеоларыннан, открыткалардан кабарды-кабарды да шартлады! Алай тотып карыйм, бөтен белгән догаларым белән өшкереп тә җан кертә алмадым җаныма… Интернет чүп-чарыннан телефонымның да температурасы шундый күтәрелгән – учны пешерә!

Пешермәслекмени: йөзләрчә кеше 1 җылы сүз урынына 3-4 открытка чәпәсен әле маңгаеңа! Телефонның күзләре чәчрәп чыкты, йөрәге уф-пуф итте дә, кояш тотылган көн төсле дөм караңгы булып калды.

И җаным! Ничә ел минем тормышымның авыр минутларын җиңеләйтеп яшәгән дустым җан тәслим кылгач, үземнең дә аякларым дерелдәде, йөрәк тибешем ике колагымда ишетелә башлады.

Дусларның үзләре төшергән берәр матур табигать мизгеле булса, аңлар иде телефоным, юк бит: һаман шул меңнәрчә кеше әйләндерә торган открыткалар...

Көне-көне белән укшыды телефон, зырылдап әйләнеп карады, тавыш бирми, сурәтләрне ачмыйча карады… Бу – миңа карата баш күтәрүе булгандыр инде, янәсе.

«Әйт туганнарыңа, дусларыңа, танышларыңа:

Минем ашказаным чүп базы түгел! Я туктыйлар, я йозак эл ишекләренә, кереп-чыгып, чүп ташып йөрмәсеннәр. Әйтерсең синең башка эшең юк, иреңне тәрбиялисе урынга, 3-4 сәгать телефон чистартып утырырга...»

Йөрәк түрендәге кесәмә дә салып карадым телефонны.

Гафу да сорап карадым… Күрәсең, түземлеге соңгы чиккә җиткән булгандыр. Җыен ялган белән аптыратучы мошенниклар да телефон белән бергә кычкырып үлде...йөзләгән номерлар да телефонымның туктаган йөрәгендә калды. Ярар, анысына аптырамыйм ла, кирәк кеше бер табар үземне.

Ята телефоным мескен генә… Күзләре генә түгел, бөтен күлмәге кап-кара килеш… Үзе сап-салкын… Кайнарлыгы беткән...

Әле ноутбуктан «ВК»ны ачкан идем, тагын теге телефонымны үтергән открыткалар күземә тигәнәк кебек кадалды… җен ачуларым чыкты...

Яңа телефоныма ул открыткаларны кертмәскә булдым… Күпләп сала башлаучылар күренсә, ишеккә шунда ук йозак эләм...

2 сүз язарга иренеп, «хәерле иртә», «хәерле кич», «җомга көн», «яллар белән»… тагын әллә нинди открыткалар җибәрү – ул синең яхшы, җылы мөнәсәбәтең түгел – ә чын ялкаулык, «менә мин нәрсә җибәрә беләм» дип, үзеңне күрсәтү, тар күңеллелек, таш бәгырьлелек...

Елга бер тапкыр туган көндә чәчәк бәйләме салып була, ә көн дә түгел!

Хуш, телефоным! Рәнҗеп ятма миңа! Кешеләр шундый...

Истәлек өчен, узган тормышымда тагын хаталар ясамас өчен, саклармын үзеңне», – дип язган ул.

Гөлнур Айзат телефонының да фотосын урнаштырган.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 9 март 2024
    Исемсез
    Жибэрергэ кирэк рэсем - картинкаларны, кунелгэ рэхэт була.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100