Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Закирова: «Продюсерларның нинди кеше булуын ишетеп беләм»

Җырчылар арасында популярлык турында көн дә уйлап, төннәрен танылуы турында төшләр күрүчеләр бар. Чаллыда яшәүче композитор, җырчы Гөлназ Закирова андыйлардан түгел. Ул популярлык артыннан кумый.

news_top_970_100
Гөлназ Закирова: «Продюсерларның нинди кеше булуын ишетеп беләм»
Айгөл Сәхәбиева, фотолар автор рөхсәте белән кулланыла

«Ансамбль эшенең миллилеген бернәрсә белән дә чагыштырып булмый»

Гөлназ, синең төп эшең бар: син – «Болгар» бию театрында солист. Булгалыймы шундый чаклар: сине үзеңне аерым берәр мәҗлескә чакыралар һәм шул ук көнне ансамбльнең дә чыгыш ясыйсы бар?

Эшемне сайларга тиешмен, тик шулай да ансамбль составы үзгәрергә дә мөмкин, шуңа күрә, әгәр дә миңа китәсе булса, хәл итәргә була. Мин бит ансамбльдә берүзем генә җырламыйм, без 4 – 5 солист.

Ошыймы? Төп эшең сине билгеле бер кысаларга кертмиме?

Миңа халык җырлары якын. Эшемнең турыдан-туры халыкчанлык белән бәйле булуы ошый миңа. Хәтта милли костюмнар да күңел халәтемә якын. Ансамбль эшенең миллилеген бернәрсә белән дә чагыштырып булмый. Аннан соң мин, гаиләмне ташлап, иремне, балаларымны кемнеңдер «өстенә калдырып» китүче кеше түгел. Нянялар турында, гомумән, уйлаганым да юк. Мин – гаилә кешесе, үз өемнең нуры. Ансамбльдә җырлап, керемем булмаса, билгеле, мин гастрольләргә чыгарга мәҗбүр булыр идем. Әмма минем бер дә гастрольләрдә йөрисем килми. Барып кына кайтырга яки бер кич мәҗлес алып барырга була, тик берничә көнләп яки атналап өйдә булмау минем өчен түгел. Балаларым янында булуым миңа мөһимрәк.

Синең җырчы буларак артык үсеп китә алмавыңның сәбәбе дә шундадыр?

Әйе, ниндидер мега-популяр җырчы булу теләге беркайчан да булмады миндә. Минемчә, гастрольле тормыш яшь чакка гына туры килә. Гаиләң, җаваплылык булмаганда йөрергә була, әлбәттә. Мин дә вакытында ИлСаф төркемендә эшләдем. Ошаган иде! Бөтен Россияне әйләнеп чыктык, төрле шәһәрләрне күрдем, кешеләр белән таныштым. Тик хәзер янә чакырсалар, ризалашмас идем, чөнки мин гаиләмә кирәк.

Нигә Казанга күчмәдең?

Ирем Чаллыныкы, әлегә монда яшибез, ләкин, балалар бераз үскәч, Аллаһ боерса, Казанга күчү планы, теләге бар.

Казан сиңа күбрәк танылу бирмәс иде микән?

Кайда гына яшәсәң дә, барыбер эшләргә кирәк.

Берәр продюсер сиңа: «Әйдә, синнән «йолдыз» ясыйбыз», дип тәкъдим итсә, ризалашыр идеңме?

Юк, мин артистлар белән аралашып торам, алардан продюсерларның нинди кешеләр булуын ишетеп беләм. Продюсер, гадәттә, үз кесәсен кайгырта. Мин андый яшьтән инде чыккан дип уйлыйм.

Сиңа ничә яшь соң?

Тәәк… 33. Яшь чакта кызыграк ул, аңлыйсыңмы? Хәзер миңа тыныч тормыш кирәк. Консерваторияне тәмамлагач, магистратурага укырга керергә микән, дип уйлаган идем. Ирем хатыны булырга тәкъдим ясады да, бу сорауга үзеннән-үзе җавап табылды.

 

Фото: © Айгөл Сәхәбиева

Син, автор-башкаручы, җырларыңны сатасыңмы?

Аерым артистларга да, шулай ук спектакльләргә дә музыка язам. Сатам инде, ул – минем ипием.

Кыйммәтме?

Төрлечә.

Нидән тора ул?

Сораучының популярлыгыннан. Биш меңнән башлана, димме соң. Кайчакта, балаларга дип, бәйгедә җырлар өчен җыр сорыйлар, алардан егерме мең алып булмый бит инде. Ә болай утыз меңнән дә арттырганым юк.

Заказлар күпме соң?

Эш бар, вакыт кына кирәк. Минем дә синеке кебек кечкенә балам бар, тагын сигез яшьлеге дә бар. Өлкән улым мәктәптә укый хәзер, аның белән дә шөгыльләнергә кирәк. Шуңа әйтәм бит: я – гаилә, я – концертлар һәм гастрольләр...

Үзеңне дә онытма инде син.

Аңлыйм инде: үземә күбрәк акча сарыф итәргә, күбрәк җырлар яздырырга кирәк. Югыйсә, ирем дә каршы түгел. Менә, Алинә, клип төшерүгә акча түккәнче, гаиләмә, балаларыма кирәклерәк берәр нәрсә сатып алу яклы мин. Акча «жалкы». Өч көнгә бер күрсәтер өчен егерме мең сорыйлар.

 

Фото: © Айгөл Сәхәбиева

Әти-әниең ни дип киңәш бирә?

Әти: «Балаларыңны кара!» – дип бер генә әйтте. Ә иҗатка килгәндә, музыка мәктәбендә укыганда, катлаулы әсәрләр өйрәнә башлагач, мин читкә тайпыла башладым, йөрисем килмәде. «Ташлармын мин сиңа...» – диделәр.

Сиңа, бәлки, шушы музыкага карата мәхәббәтне «бәйләгәннәр» генәдер? Әтиең – композитор Илгиз Закиров, әниең дә укытучы кеше.

Юк, син ялгышасың. Җырчы буласым килә иде минем, бары тик менә шушы катлаулы әсәрләрне өйрәнәсем килми иде. Һәм, сәләтем булмаса, әти-әни музыкага, иҗатка якын да китермәсләр иде мине.

Син күбрәк автормы яки башкаручымы?

Күбрәк җырчыдыр мин, Алинә. Кечкенәдән бирле җырлыйм бит, ә авторлык укыгач кына килде. Белемем буенча мин – композитор.

Мең тапкыр биргәннәрдер инде бу сорауны, мин мең дә беренче тапкыр бирим әле. Ничек туа ул җыр?

Төрлечә. Кайбер текстны күрәсең дә, ул үзе җырлап торган кебек була, ә кайвакыт хет бармактан суыр...

Син үзеңне язарга мәҗбүр итә аласыңмы?

Әйе, Гөлназ, кирәк, дим. Әмма шигырь ошамаса, авторга бәреп әйтәм. Я язмыйм, я төзәтмәләр кертергә киңәш итәм.

Кайбер җырчылар җыр авторларын атап торуны кирәк дип тә тапмый.

Әтинең иске җырларын «перепевать» итә башладылар. Әйтеп, сорап җырласалар – әтием бер дә каршы килмәс иде. Менә Филүс Каһиров әтинең «Соңдыр шул, соңдыр» җырын башкарды. Әти, киресенчә, шатланды гына.

 

Фото: © Айгөл Сәхәбиева

Ул аның җырымы әллә?

Әйе, тик аны кеше белми. Менә син дә белмисең.

Чынлап та, бу җырны күп тапкырлар тыңлаганым булса да, белми идем.

Артистлар әйтми бит аны, Алинә. Арттагы экранда булса да, авторларның исемнәрен күрсәтсеннәр иде.

Синең тормыш шигарең бармы?

Сабыр төбе – сары алтын. Сабыр булырга өйрәндем мин. Эмоцияләремне дә яшерә беләм. Элегрәк бигрәк тиз эреп төшә идем, елый идем. Икенчедән, бу дөньяда бер генә тапкыр яшибез. Башка тормыш булмаячак. Менә шушылар...

Ирең турында бер сүз, бер мәгълүмат юк.

Аның турында сөйләргә ярамый. Эшендә рөхсәт ителми. 

 Менә мин синнән укучы шаккатырлык берәр яңалык сорасам, әйтә алырсыңмы?

Белмим.

Әйдә, махсус пиар ясыйк, дисәм?

Алдап, нидер сөйләү – дөрес түгел ул.

Син шундый «тәти кыз» мени?

Әйбәт тәрбияләделәр мине, әйе. Мин – укытучы кызы, әтиемнең дә йөзенә кызыллык китерә алмыйм. Мәктәптә укыганда да миңа башкача карыйлар иде, укытучы кызы булгач, син иң яхшысы булырга тиеш, дип. Әти-әнием минем шәхес буларак формалашуымда зур роль уйнады. Мөмкинлекне кулланып, аларга рәхмәт әйтим әле. Ә танылуга килгәндә, популяр җырчылар болай да җитәрлек, безнең кебекләр дә булырга тиеш.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100