news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Репертуарымны ул сайлый»: Гөлназ Закировадан әтисе Илгиз Закиров турында берничә факт

news_top
«Репертуарымны ул сайлый»: Гөлназ Закировадан әтисе Илгиз Закиров турында берничә факт
Фото: Гөлназ Закированың шәхси архивыннан

Җырчы, композитор Гөлназ Закирова әтисе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, талантлы композитор Илгиз Закиров турында кызыклы фактлар белән уртаклашкан.

«Минем әти турында берничә кызыклы мәгълүмат язып үтәсем килә.

5 бала арасында ул гына бии белми, чөнки, гомере буе баян тотып, калганнарны биеткән.

Рәгъдә Халитов укучысы. Әлмәт музыка көллиятендә, Казан педагогик университетында белем алган. Заманында директорлары Мәсгүть Имашевка карап, җыр яза башлаган.

Гаиләсен, оныкларын, туганнарын өзелеп ярата. Миңа аккомпанировать иткәндә, гадәттә, репертуарымны ул сайлый мин ияреп җырлап кына барам. Безне еш кына шулай баянга гына җырларга чакыралар.

Җырчыларның аңа әйтмичә җырын башкарганын яратмый. Туры сүзле кеше.

Һәм соңгысы, иң матур җырларның авторы, минем өчен әлбәттә, бары тик әтием – Илгиз Закиров», – дигән ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар